Реклама
Ижау-Соль-Илецк маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир автобусы шоферы идарәне югалта. Каза күрүчеләрнең барысы да Удмуртиядән. Бүгенге көндә дүрт кеше район үзәк сырхауханәсендә дәвалана. Марсель Шәйдуллин: «Азнакай - алар өчен чит җир. Шуңа күрә без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш», - диде, һәм, юллардагы вәзгыятькә борчылуын белдереп, җаваплы затларны юлларда...
Ижау-Соль-Илецк маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир автобусы шоферы идарәне югалта. Каза күрүчеләрнең барысы да Удмуртиядән.
Бүгенге көндә дүрт кеше район үзәк сырхауханәсендә дәвалана. Марсель Шәйдуллин: «Азнакай - алар өчен чит җир. Шуңа күрә без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш», - диде, һәм, юллардагы вәзгыятькә борчылуын белдереп, җаваплы затларны юлларда хәвефсезлекне тәэмин итәргә, пропаганда эшләрен көчәйтергә чакырды.
Узган айда Азнакайда 90 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда җиде кеше каза күргән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз