Азнакаево
  • Рус Тат
  • Юл читендә...һәйкәлләр

    Юл буйларыннан үткәндә күпсанлы һәйкәлләргә тап буласың. Алар гадәттә юл-транспорт вакыйгалары булган урыннарга куела. Моны, билгеле, фаҗигадә һәлак булганнарның якыннары эшли һәм үз куллары белән юл буйларын каберлекләргә әйләндерүләре хакында уйлап та карамыйлар. "Бу нинди максаттан чыгып эшләнә, сезгә ни өчен кирәк?", - дигән сорауга берсе дә анык кына җавап...

    Юл буйларыннан үткәндә күпсанлы һәйкәлләргә тап буласың. Алар гадәттә юл-транспорт вакыйгалары булган урыннарга куела. Моны, билгеле, фаҗигадә һәлак булганнарның якыннары эшли һәм үз куллары белән юл буйларын каберлекләргә әйләндерүләре хакында уйлап та карамыйлар. "Бу нинди максаттан чыгып эшләнә, сезгә ни өчен кирәк?", - дигән сорауга берсе дә анык кына җавап бирә алмый. Әлеге чардуганнар, ташлар законсыз рәвештә куела һәм бернинди норматив актлар кысасына сыешмый. Җаваплы затлардан берәү дә моңа рөхсәт бирә алмый, ә инде аларны үз белдегең белән урнаштыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

    Юл читләрендә һәйкәлләр кую юл хәрәкәтендәгеләрнең хокукын бозу булып исәпләнә, чөнки алар ерактан ук игътибарны җәлеп итеп, руль артындагы кешенең уяулыгын киметә.

    РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 1 декабрендә расланган 1420 нче гомум кулланыштагы федераль автомобиль юлларын билгеләү һәм алардан файдалану Кагыйдәләре нигезендә юл буендагы полоса җирләр аерым режимда файдалану зонасы санала. Юл буендагы полосаның киңлеге ике яклап та 50 метрдан да ким булмаслык итеп билгеләнгән.

    Юл буе полосасы чикләрендә юл сервисы, РФ МВД дәүләт куркынычсызлыгы инспекциясе, юл хезмәте объектларыннан тыш, башка бернинди төзелеш, корылмалар булмаска тиеш.

    Һәйкәлләрне юл кырларына урнаштыру административ закончалыкны бозу санала һәм моның өчен җаваплылыкка тарту каралган. Үз белдеге белән куйган ташлар, чардуганнарны гаепле кеше үзе үк юк итәргә һәм әлеге участокны тәртипкә китерергә тиеш.

    Менә шуңа күрә дә мондый закон бозуларга барганчы, иң элек барсын да яхшылап уйларга киңәш итәбез. Әлеге җирләрне кабаттан үз хәленә кайтару чыгымнары һәйкәл кую чыгымнарыннан кыйммәткәрәк төшәчәк. Ә инде аларны куючыларга кичекмәстән кире алу, ул урыннарны тәртипкә китерү чараларын күрергә кирәк.

    Н.Әюпов, шәһәр прокуроры ярдәмчесе, юстиция советнигы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: