Азнакаево
  • Рус Тат
  • Югалтмагыз парыгызны (Тормыштан алынды)

    Авылыбызда урта мәктәп булмаганлыктан, мин тугыз-­унынчы сыйныфларны район үзәгендәге мәктәптә укыдым. Анда тирә-як авыллардан җыелган укучылар өчен яшәргә интернат бар иде. Көненә өч тапкыр ашау һәм яшәү дә бушлай иде. Шулай да, баласы өчен өзелгән әнкәй йөрәге өйдән чыгып киткәндә мине буш кына чыгарып җибәрми. Нигәдер, кызы ач ята, дигән...

    Авылыбызда урта мәктәп булмаганлыктан, мин тугыз-­унынчы сыйныфларны район үзәгендәге мәктәптә укыдым.

    Анда тирә-як авыллардан җыелган укучылар өчен яшәргә интернат бар иде. Көненә өч тапкыр ашау һәм яшәү дә бушлай иде. Шулай да, баласы өчен өзелгән әнкәй йөрәге өйдән чыгып киткәндә мине буш кына чыгарып җибәрми. Нигәдер, кызы ач ята, дигән уйдан арынмаган әнкәй миңа һәр атна кесәгә йә өч сум, йә биш сум тыгып җибәрә иде. Район үзәгенә барып җиткәнче ул акча кесәне «көйдерә-яндыра» башлый. Үскәндә бик татлы нәрсә күреп үсмәгән миндәй үсмер кыз ул акчаны, кибеткә барып, төрле тәмлүшкәләргә туздыра иде.
    Шулай беркөн, укудан соң, кесәмдәге җылы кәгазь акчаны йомарлап, гадәттәгечә, Борайның үзәгендә урнашкан кибетенә киттем. Авыл кибетендә әллә ни булмагандыр, тик булганы да күзне кыздыра шул. Кәнфитен дә аласы килә, печенье-прәнниген дә... Шулай, прилавкадан күзне аера алмый торганда, сатучы апаның миңа дәшкәнен ишеттем: «Әә, Наиләбез килгәнмени? Ни телисең, сеңлем?» Карашымны күтәреп карасам - күршеләргә килен булып төшкән Айгөл апа елмаеп басып тора. Кибеттә кеше артык күп түгел. Айгөл апа белән әзрәк сөйләшеп, хәл-әхвәл сорашып алдык та, ул миңа тәмле күренгән кәнфитне үлчәп бирде. Шул көннән башлап, акчам бармы-юкмы, мин ул кибеткә еш кына керә башладым.

    Айгөл апаны күршебез Сөбхәт абый яратышып-сөешеп, туйлап, никахлап күрше авылдан алып кайтты. Алар минем үсмер акылыма шундый матур, шундый килешле пар булып күренәләр иде. Бу чыннан да шулай иде. Сөбхәт абый - армиядән кайтып тракторга утырган киң җилкәле, корыч бәдәнле пәһлеван. Ә Айгөл апа - һәрчак мөлаем йөзле, нечкә билле бер дигән кыз иде. Мин Айгөл апа белән чишмәгә суга төшкәч кенә күрешә идем. Шул арада да ул үзенең ягымлыгы, җылылыгы белән күңелемне яулады. Безнең кебек кыз-кыркыннар белән дә елмаеп, ачылып сөйләшә белә. Күңелгә һәрчак тансык булган берсеннән-берсе җылы сүзләр әйтеп, тиңдәшләр кебек аралаша. Тик тиз арада ачык йөзле кызның чыраен караңгылык каплады. Елмайса да, сагыш аша гына елмая башлады. Әлбәттә, Айгөл апа миндәй үсмер белән эчендәгесен бүлешмәде. Тик без капчык эчендә озак ятмады. Бианасы Мәшүдә карчыкның яшь киленен бик какканы, җәберләгәне хакында ишетелде. Әйе, Мәшүдә әби, олыгая барса да, әле үз көчендәге, дөнья дилбегәсен җибәрмәгән кырыс кына холыклы карчык иде. Аңа килененең йөз-килбәте, ул эшләгән һәр эшнең үтәлеше, хәтта атлап йөрүләренә хәтле ошамый иде. Бианай була белү барысына да бирелми икән шул. Өйдә Мәшүдәдән башка, Сөбхәт абыйның картаеп тормышка чыкмый калган сеңлесе дә бар. Аның да теле тик тормаган, ахры. Сөбхәт абый үз хатынын якладымы-юкмы, белмим. Тик көннәрдән бер көнне Айгөл апа, түземлеге тө­кәнеп, авылына китеп барды. Чишмә буе да моңсуланып калды ул киткәч...

    Ә Сөбхәт абый күп тә тормады, үзенә яңа хатын алып кайтты. Тик клуб мөдире булып эшләгән җырлы-моңлы Фирүзә дә ярамады бианай карчыкка. Ә Сөбхәт абый йомшак холыклы иде булса кирәк. Үз бәхете өчен көрәшмәде. Фирүзә апа да бу йортта озак яшәмәде. Сөбхәт абый тагын, канатлары сынган кош кебек, ялгызы каңгырып йөрде.

    Ә мин, әйткәнемчә, район үзәгенә барган саен, йомышым бармы-юкмы, Айгөл апа эшләгән кибеткә кереп чыга торган булдым. Шундый кешеләр була, аларга ни өчен күңел тартылганын сүз белән аңлатып та булмый. Айгөл апа белән аралашуы шундый рәхәт иде. Аның тип-тигез тешләрен күрсәтеп, якты итеп елмаюы шул хәтле эчкерсез, шул хәтле җылы. Еллар үтсә дә, Айгөл апа күргән саен әнкәемә сәламнәр җибәрә торды, хәл-әхвәлләрен сорашты. Тик Сөбхәт абый турында гына Айгөл апа беркайчан да кызыксынмады. Ягымлы карашының тирән түрендә ниндидер моң ята иде Айгөл апаның. Озын керфекләре дә яшерә алмаган бер моң...

    Ә беркөн, кибеткә кергәч, мин анда Айгөл апаны күрмәдем. Бәлки, йомышы белән чыккандыр, дип бераз көтеп торгач, сатучыдан Айгөл апа турында сорадым. «Айгөл монда эшләми»,- дип җавап биргәч, ничектер күңелгә моңсу булып та китте. Әйтерсең лә бер дустымны югалттым... Ә атна азагы җитеп авылга кайткач, мин Сөбхәт абыйның, Айгөл апаны алып, читкә чыгып китүе турында ишеттем һәм бу бер-берсе өчен яратылган матур пар өчен чын күңелдән сөенеп куйдым.


    Физәлия Дәүләтгәрәева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: