Югалган Рәйхан Садыйковны туганнары тапкан
Быел Азнакайда ике кеше шулай югалып, фаҗигале төстә вафат булды. Мондый очракта кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Соңгы көннәрдә азнакайлылар югалган Рәйхан Садыйковның язмышы белән кызыксындылар, аны эзләү барды.
“Маяк” газетасы редакциясе дә үзенең социаль челтәрләрендә игъланнар бирде. Һәм менә өченче көн аны таптылар. Әлеге хакта безгә Садыйковларның якын гаилә дуслары булган Венера Әхмәтшина хәбәр итте.
– Рәйхан абыйның улы белән минем ирем бала чактан бергә уйнап үстеләр. Хәзер дә бик яхшы аралаша идек. Рәйхан абый бик тырыш, ярдәмчел кеше иде. Мәнәвездә маллар асрап яшиләр. Аны 11 июльдән бирле гаиләсе, туганнары, кинологлар, водолазлар белән эзләдек. Кемдер Чаллы ягында күрдек, кемдер башка якта диде. Дөрес мәгълүматны Мәнәвез кешесе аша бары 10 көннән соң гына алдык. Ул Рәйхан абыйны югалган көнне Мәнәвездә күрүе, сөйләшеп торулары хакында әйтте. Ирем белән Рәйхан абыйның улы елга ярының бер ягыннан, туганнары икенче ягыннан эзләп, берәүнең бакчасы артында, 2 метрлы куе үләннәр, кычытканнар арасында, аякларын бөкләп, агачка сөялеп утырган хәлдә тапканнар. Кызганычка каршы, ул исән булмаган. Көннәр бик кызу торды, хәле бетеп яки йөрәге тотып үлгәндер. Кичә җирләдек. Бик авыр кайгы.
Быел гына да Азнакайда ике кеше шулай югалып, фаҗигале төстә вафат булды. Мондый очракта кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә соң? Әлеге сорауга Азнакай эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Эльвира Минневәлиева җавап бирде:
– Кеше югалган очракта гариза белән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 7-30-87 телефоны аша да шалтыратырга мөмкин. Безнең хезмәткәрләр шул ук көнне эзләү операциясенә керешәләр. Шулай ук “Лиза Алерт” дигән эзләү отрядына да чыгабыз.
Белешмә:
“Лиза Алерт” эзләү отряды – ул иҗтмагый волонтерлар берләшмәсе, югалган кешеләрне эзләүгә заявкалар ала һәм полиция белән берлектә эшли. Россиянең барлык төбәкләре өчен бушлай телефон номеры: 8-800-700-54-52.
Туганнарының авыр кайгыларын урткалашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев