Азнакаево
  • Рус Тат
  • Йосыф Сәхапов: “Судья – законга таянып, гадел хөкем итүче”

    Йосыф Җәмил улы Сәхапов - 1966 елның 11 гыйнварында Әлмәт районының Түбән Абдул авылында туа. 1984-86 елларда хәрби хезмәт үтеп кайткач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга кереп, аны 1992 елда тәмамлый. Бер ел Казан шәһәренең Совет районы судында консультант, аннары дүрт ел шунда судья булып эшли. 1996 елда аңа...

    Йосыф Җәмил улы Сәхапов - 1966 елның 11 гыйнварында Әлмәт районының Түбән Абдул авылында туа. 1984-86 елларда хәрби хезмәт үтеп кайткач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга кереп, аны 1992 елда тәмамлый. Бер ел Казан шәһәренең Совет районы судында консультант, аннары дүрт ел шунда судья булып эшли. 1996 елда аңа Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары вазифасы йөкләнә. Беренче класс квалификацияле судья. Бу өлкәдә - 25 ел, судьялык стажы 24 ел. 2014 елның 30 гыйнварыннан Россия Президенты фәрманы белән Азнакай шәһәр суды рәисе итеп билгеләнә.
    Йосыф Сәхапов - Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, РАП КФ гражданлык процессы кафедрасы профессоры, вакытлы матбугатка шикаятьләрне карау буенча Казан Иҗтимагый коллегиясе әгъзасы.
    Ул күпсанлы бүләкләргә ия: Татарстан Республикасының Мактау грамоталарына, Татарстан Президентының Рәхмәт хатларына, "Тырышлык өчен" икенче дәрәҗә билгегә, "Казанның 1000 еллыгы", "Суд системасы алдында казанышлары өчен" икенче дәрәҗә, "РФ Арбитраж судларына 20 ел", "Суд реформасына 150 ел" медальләренә...
    Инде ике дистә елга якын "Маяк" битләрендә чыгып килгән "Фемида" сәхифәсен дәвам итеп, районның закон сагына баскан көннән алып Йосыф Җәмил улы безнең газета редакциясе тормышына да кызыклы әңгәмәдәш, төпле киңәшче, якын дус булып килеп керде. Менә бүген дә аны кунакханәбезгә чакырдык, җанлы әңгәмәбез укучыларыбыз өчен бик кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.
    -Йосыф - пәйгамбәр исеме. Кешенең исеме язмышын билгели, диләр. Сез моның белән килешәсезме?
    -Борынгылар моны тиктомалдан гына әйтмәгән. Күрәсең, шулайдыр. Һәр ата-ана баласына бәхетле язмыш юрый, гомер юлын лаеклы үтүен тели. Исем сайлауга да шуңа күрә җитди карарга, аның мәгънәлесен сайларга тырышалар. Минем исемем үземә бик ошый, әти-әниемә рәхмәтлемен.
    -Кешеләрдә нинди сыйфатларга өстенлек бирәсез?
    -Кешелекле, миһербанлы булуны.
    -Димәк, исемегез асылыгызга туры килә, әти-әниләрегез ялгышмаган...
    -...
    -Нинди хыялыгызны тормышка ашыра алмадыгыз?
    -Камиллеккә чикләр юк, диләрме әле? Хыял, теләк - болар гомуми төшенчә. Ә асылда бары бер нәрсә - без тырышып, алга реаль максатлар куеп кына тормышта үз максатларыбызга ирешә алабыз. Әгәр инде ниятләгәнең бик үк барып чыкмый икән, моннан трагедия ясамаска, төшенкелеккә бирелмәскә кирәктер. Димәк, әле вакыты җитмәгән. Миңа калса, яраткан эшең, янәшәңдә якыннарың булса - тормышта бәхетле булу шулдыр.Тәвәккәллек - яхшы нәрсә, нинди дә булса үзгәреш, яңарышлардан курыкмаска кирәк. Суд системасында эшләвемә июньдә 25 ел була. Президент чагында Дмитрий Медведев: "Судья - юридик карьераның иң югары ноктасы", - дигән иде. Әлегәчә ирешелгәннәргә шөкер итеп яшим.
    -Судья законга һәм үзенең эчке тоемлавына таяна, диләр. Сездә алар нинди пропорциядә? Карарлар чыгарганда кайсы күбрәк өстенлек ала?
    -Судьяга куелган төп таләп - хөкем карары чыгарганда законга һәм хакыйкатькә нигезләнү. Әлбәттә, суд процессында катнашучы һәркемнең үз дөреслеге, вакыйгага үз карашы. Фәлсәфи күзлектән чыгып караганда, законлылык һәм хакыйкать төшенчәләре бербөтен булырга тиеш кебек, әмма һәр суд производствосының үз үзенчәлекләре, авыр җинаять кылучыны хөкем иткәндә алар арасында тигезлек билгесе була алмый, мондый карарлар бары тик закон нигезендә, аның кысаларында гына кабул ителергә тиеш. Аннары, кайберәүләрдән: "Бер капчык бәрәңге урлаганы да, вагонлап урлаганы да бертөрле хөкем ителә", - дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Әмма мондый чагыштыру урынсыз. Ә бит хөкем карары чыгарганда үлчәүгә салынучы факторлар бик күп, әйтик, закон бозучының шәхесе, тәрбиясендә кемнәр, әлегә кадәр хөкем ителгән булу-булмавы, гаилә хәле, эш, яшәү урыныннан бирелгән билгеләмәләр... Хөкем карарын чыгарганда судья аларның барсын да исәпкә алырга тиеш.
    -Хәзер телевидениенең күп кенә каналларында төрле суд процесслары - шоулар оештырыла. Сез аларга ничек карыйсыз?
    -Мин аларны һич тә кабул итә алмыйм. Судтан шоу ясау дөрес түгел. Бер мисалга гына тукталып үтәм. Башкаладагы суд участокларының берсендә гражданлык эше каралып, җәмгыяви судья эшне караганнан соң, хөкем карары белән килешмәсәгез, район судына биреп, кире кага аласыз, дип җавап тотучыга аңлата. Моңа каршы, хөкем ителүче: "Ә мин аны район судына түгел, Астахов кравына биреп, аннан кире кактырам", - ди. Менә моны ничек аңлатасың инде... Бу "утырышларда" еш кына гаепләнүче шаһитка әйләнергә яисә киресенчә дә булырга мөмкин. Ә бит күпчелек юридик яктан бик үк хәбәрдар түгел, законнарны белеп бетерми, телевизордан күрсәтелгәч, бу - дөрес, шулай тиеш, дигән фикер туа. Законнарны аңлатасы урынга, халыкны чынбарлыктан этәрү, ялгыштыру бара.
    -Хәтерлисезме, чираттагы "Фемида" сәхифәсен әзерләгәндәге очрашуларыбызның берсендә чит илләрдә кайбер законнарның гасырлар дәвамында үзгәрешсез калуы, аларда бу яктан тотрыклылык булуы хакында сүз чыккан иде. Ә бездә законнар еш үзгәреп тора...
    -Суд системасы властьның бигрәк тә консерватив тармагы. Нинди планда? Мисалга күптән түгел генә кабул ителгән административ суд производствосындагы гражданнарның гаризаларын карау өлешен генә алыйк. Суд практикасы булдырылганчы никадәр вакыт үтә. Ул ни өчен кирәк? Әлбәттә, тотрыклылык һәм тәгаенлек булсын өчен. Закондагы теләсә нинди үзгәреш, кертелгән яңалык - ул хокукый мөнәсәбәтләрнең, икътисадның, яшәешнең үзгәрүе белән бәйле, шулар чагылышы. Без үзебезнең сайтта бу яңалыкларның барсын да урнаштырып киләбез, теләге булган һәркем рәхәтләнеп таныша ала.
    Бервакыт Гражданлык кодексына үзгәрешләрне вакытлыча тыю кертелгән иде. Ул 10 елга чаклы барды. Бик әйбәт булган иде. Хәзер аны тагын, блоклап, үзгәртергә керештеләр. Әйтик, мираска, интеллектуаль хокукка... Бу үзгәрешләрне канун чыгаручылар, аларны кабул итүче депутатлар кертә, ә без, эш практикасындагылар, тотрыклылык ягында. Суд практикасы өчен генә түгел, кешеләр өчен дә тотрыклылык булса яхшырак, шулай бит?
    Аллага шөкер, бездә Кушма Штатлардагы кебек кайбер мәгънәсез, урынсыз законнар юк. Аларның барсы да Конституциягә нигезләнә.
    -Яхшы судья булу - нинди булу дигән сүз?
    -Яхшы судья, начар судья - минем калебемдә андый төшенчә юк. Судья начар да, яхшы да була алмый, ул - Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән билгеләп куелган хөкем итүче һәм үз вазифаларын намуслы башкарырга бурычлы. Ә инде бу вазифаны башкару сыйфатына килгәндә, ягъни судья чыгарган карарның урынлымы, түгелмелеген суд рәисе түгел, ә эшне киредән карау турында гариза җибәрелгән югарыдагы инстанция генә бәяли ала.
    Ә инде үзебезнең коллективка килгәндә, бездә үз һөнәрен, хезмәтен югары дәрәҗәдә белгән профессионаллар тупланган. Аларның һәркайсы вазифасын зур җаваплылык тоеп башкара. Әле генә узып киткән ел күрсәткечләрен барласак, гражданлык эшләре буенча алар уртача республика күрсәткечләреннән күпкә яхшырак. Судьялар, аларның ярдәмчеләре, суд секретарьларының күпчелеге судта озак еллардан бирле эшли, тәҗрибәлеләр. Шулай ук халык белән эшләүдә бик компетентлы, белемле булуларын әйтер идем. Азнакайлылардан судка мөрәҗәгать итүчеләрне тиешенчә кабул итмәүләре хакында бер генә шикаятьнең дә булганы юк, безнең ишекләр дә, эшчәнлегебез дә һәркемгә ачык.
    -2015 ел Сезнең өчен нинди булды һәм инде аяк баскан бу елдан ниләр көтәсез?
    -Музей ачылган, үзешчән сәнгатьтә катнашып, республикакүләм бәйгедә җиңү яуланган һәм шуның ише башка иҗтимагый мөһим вакыйгаларга бай 2014 ел кебек үк булмаса да, 2015 ел безнең өчен чагыштырмача тотрыклы, әлегәчә килгән традицияләребез дә, составыбыз да сакланып калган, суд производствосы күрсәткечләрен дә берникадәр дәрәҗәдә яхшырта алган ел булды. Еллык эш нәтиҗәләре буенча җәмгыяви судьяларыбызның берсе "Ел хөкемдары" республика бәйгесендә җиңү яулады. Бу Югары суд һәм суд департаменты тарафыннан безгә бирелгән уңай бәя. Мәктәп укучылары, яшьләр белән алып барылган, коллегаларыбызның берсе әйткәнчә, "факультатив" эшчәнлегебез тәҗрибәсе республикада өлге итеп куелды.
    -"Җинаять кылуга тудырылган җирлек" дигән төшенчәдән чыгып фикер йөртсәк, Сезнеңчә, ришвәтчелек тууга ни этәрә?
    -Безнең районда ришвәт бирү-алу белән бәйле очракларның бик сирәк, юк дәрәҗәсендә булуын әйтергә кирәк. Ә инде мондый очракларга юл куела икән, монда бары тик аны бирүче, аңа юл ачучы кешеләр үзләре генә гаепле. Үз хокукларын яхшы белгән кеше беркайчан да ришвәт бирми, ә бу хокукларның саклануын таләп итә. Закон буенча ул шулай булырга тиеш тә. "Короля играет свита" дигән бик дөрес русча әйтем бар. Татарда: "Бирүчесе табылса - алучысы тәкатьсез", - диләрме әле? Түрәләрне халык үзе боза.
    -Азнакайга килүегезгә 2 ел булды, безнең районга, халыкка инде күнегеп беткәнсездер?
    -Элегрәк тә әйткәнем бар иде инде: Азнакай минем өчен чит түгел. Мин әле мәктәп баласы чагында өч ел Актүбәдә яшәдем. Азнакай шәһәр суды рәисе вазифасына билгеләнгәч тә мине биредә бик яхшы каршы алдылар. Азнакайлылар алар гади кебек күренсә дә, һәр нәрсәгә үз фикере булган, туган ягын, үз милләтен бик яраткан, үз дәрәҗәсен белгән, тырыш халык. Миңа бу бик ошый, азнакайлыларга хөрмәтем зур. Казанга шалтыратканда да еш кына шаяртып: "Бу Татарстанның көньяк-көнчыгышы башкаласы - Азнакайдан әле", - дигән булам. Трубканың теге башындагылар да моның белән килешәләр. Киләчәктә дә шулай бер-берләребезне аңлап, матур гына яшәргә язсын!
    Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: