Азнакаево
  • Рус Тат
  • Йортта яшәүчеләрнең тынычлыгы бозылган

    Пенсионерка Антонина Степановна инде 32 ел гаиләсе белән шәһәребезнең бер йортында астагы каттагы фатирларның берсендә гомер кичерә. 2011 елда аларның күршесендәге фатирда башта кәрәзле элемтә салоны урнаша, яңадан ул "Интернет-кафе"га әверелә, ә инде соңрак ломбард була. Тора-бара ул пластик тәрәзәләр эшләү һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче кибет итеп ачыла. Аның иртәнге...

    Пенсионерка Антонина Степановна инде 32 ел гаиләсе белән шәһәребезнең бер йортында астагы каттагы фатирларның берсендә гомер кичерә. 2011 елда аларның күршесендәге фатирда башта кәрәзле элемтә салоны урнаша, яңадан ул "Интернет-кафе"га әверелә, ә инде соңрак ломбард була. Тора-бара ул пластик тәрәзәләр эшләү һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче кибет итеп ачыла.
    Аның иртәнге тугыздан кичке җидегә кадәр эшләве йортта яшәүчеләргә уңайсызлык тудырмый. Ә менә 2012 ел башыннан ул таксиның диспетчер хезмәтенә әверелгәч, аларга тынычлык бетә. Такси тәүлек әйләнә хезмәт күрсәткәнлектән, аның хезмәткәрләре көн-төн подъезддан кереп-чыгып йөри. Әнә шулай Антонина Степановнаның да төн йокысы кача, сәламәтлеге начарлана. Уңайсызлыклар туудан зарланып ул Азнакай шәһәр судына шәхси эшмәкәр Кәримовка карата йортның беренче катындагы такси хезмәте эшчәнлеген туктату буенча чара күрүне сорап гариза белән мөрәҗәгать итә.
    "Төнге чорда гражданнарның тынычлыгын саклау турында" 3нче санлы ТР законының 2 маддәсе нигезендә тәүлекнең төнге чоры итеп 23.00 сәгатьтән алып иртәнге 6.00 сәгатькә кадәрге вакыты билгеләнгән. Законның 3 маддәсе нигезендә гражданнарның төнге чордагы тынычлыгы сакланырга тиешле объектлар итеп түбәндәгеләр санала: күпфатирлы һәм шәхси торак йортлар, шул исәптән аларга якын урнашкан гомумкулланыштагы биналар, йорт яны территориясе. Аларда төнге вакытта кешеләрнең тынычлыгын боза торган түбәндәге гамәлләр тыела:
    -телевизор, радиоалгыч, магнитофон һәм башка тавыш чыгару җайланмаларыннан, шулай ук тавыш көчәйткечләрдән файдалану, аларны гражданнарның төнлә тынычлыгын бозарлык булганда машиналарда, сәүдә биналарында, гомумтуклану урыннарында, күңел ачу үзәкләрендә куллану;
    -кат-кат эшләп торучы сак сигнализацияләренең, машиналарның тавыш сигналларын вакытында сүндермәү, шулай ук төзек булмаган сак сигнализациясеннән файдалану;
    -пиротехник чаралар куллану;
    -музыка коралларында уйнау, тавышлану, сызгыру, кычкырып җырлау һ.б;
    -ремонт, төзү, төяү-бушату эшләре башкару.
    Җавап тотучы Кәримов шикаятьне кабул итмәде. Суд ТРның "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ Азнакай филиалына гариза бирүченең фатирында төнге чорда тавыш дәрәҗәсен билгеләүне йөкләде. Нәтиҗәдә 00.30 сәгатьтән алып 08.15 сәгатькә кадәр вакытта тавыш дәрәҗәсенең билгеләнгән чиктән югары булуы турында беркетмә төзелде. Җавап тотучының вәкиле А. дәгъваны кабул итмәде һәм судка төрле дәлилләр китерде.
    Суд утырышында шаһит буларак катнашкан йортта яшәүчеләр такси хезмәте урнашканнан соң йортта тынычлыкның бозылуы, такси шоферларының төнлә белән фатирларны яктыртып килеп туктавы, кузгалуы, туктаусыз кычкырып һәм рация аша сөйләшүләре, тәрәзә артында тәмәке тартулары хакында сөйләде. Диспетчер ишекне ябып куйганлыктан, таксистлар озак кына шакып тора. Менә шушы тавышлар йортта яшәүчеләрнең тынычлыгын бозып, йокыны качыра. Ә бит монда күпчелеге өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулылар, кечкенә балалары булган гаиләләр күп. Эшмәкәр, җитмәсә, йорт түбәсенә радиоантенна куйган, ул телевизорның күрсәтү сыйфатын боза. Фатирда радиотелефоннан сөйләшкәндә ул ТНТ телеканалына тапшырылып, телевизорда яңгырый. Антенна куйганда йортта яшәүчеләрдән имза җыйганда аның нинди максатларда куелуы һәм уңайсызлыклар тудырачагы турында берәүгә дә аңлатылмый.
    2003 елның 23 июнендә кабул ителгән РФ төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы буенча Дәүләт комитетының 109нчы карары белән гамәлгә кертелгән "Торак һәм күпфатирлы йортлар" Положениесе нигезендә 23.00 сәгатьтән соң да эшләүче режимдагы предприятиеләрне торак йортның беренче һәм икенче катларына урнаштыру рөхсәт ителми.
    РФ Гражданлык кодексының 10 маддәсе нигезендә гражданлык хокукларын тормышка ашыру чикләре билгеләнгән. Гражданнарның һәм юридик затларның башка кешегә зыян китерә торган гамәл кылуы һәм башка формадагы хокук бозулары закон белән тыела.
    Гражданлык хокукларын саклау алымнары РФ Гражданлык кодексының 12 маддәсендә билгеләнгән. Гражданлык хокукларын саклау түбәндәге юллар белән башкарыла: хокук бозылганга кадәр булган хәлне кайтару, хокукны бозучы яки аның бозылуы янаган гамәлләргә юл куймау, законда каралган башка юллар белән.
    Эш материалларын өйрәнгәннән соң, суд шәхси эшмәкәр Кәримовны бинаны 23.00 сәгатьтән 07.00 сәгатькә кадәр такси диспетчерлыгы сыйфатында файдалануны туктатырга йөкләде.
    Л.Хәбирова, мәгълүматлаштыру буенча баш белгеч

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: