Азнакаево
  • Рус Тат
  • Йөздән артык җыр авторы Ландыш Шәрәфиева Азнакайда чыгыш ясаячак

    Җырчы һәм композитор Ландыш Шәрәфиеваның иҗат уты торган саен ялкынланыбрак яна. 20 февральдә 18.00 сәгатьтә ул Мәдәният йортында "Туган як - ул бәхет, мәңгелек мәхәббәт" исемле яңа концерт программасын тәкъдим итә. Концертта татар эстрадасы йолдызлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зөбәрҗәт, Миргаяз Шәрәфиев, "Хәерле иртә" телетапшыруын алып баручы Илдар Кыямов катнашачак....

    Җырчы һәм композитор Ландыш Шәрәфиеваның иҗат уты торган саен ялкынланыбрак яна.

    20 февральдә 18.00 сәгатьтә ул Мәдәният йортында "Туган як - ул бәхет, мәңгелек мәхәббәт" исемле яңа концерт программасын тәкъдим итә.

    Концертта татар эстрадасы йолдызлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зөбәрҗәт, Миргаяз Шәрәфиев, "Хәерле иртә" телетапшыруын алып баручы Илдар Кыямов катнашачак.

    Ландыш Шәрәфиева нигездә үзебезнең як әдипләре шигырьләренә көйләр иҗат итә. Бүгенге көндә ул - йөздән артык җыр авторы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: