Реклама
Җиһанда – яз. Кояш көннән-көн ягымлырак елмая.
Кошлар сайрый. Бөреләр назланып кына күзләрен ачалар. Гөрләвекләр ага... Әмма язга хозурланып күккә түгел, җиргә карап йөрергә онытмыйк әле. Әнә кояш нурларында җем-җем килеп яткан кар җәймәләре астында куыш хасил булган. Ялгыш кына бастыңмы, төшеп тә китәсең дигән сүз. Ә быел кар көртләре тирән. Елга, күлләрдә бозлар да инде калын күренсәләр дә, куркыныч. Алар юкарган, көпшәкләнгән. Сак булыйк, якыннарыбызны да кисәтик. Юкка гына халык: “Бәла аяк астында”, – димәгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз