Азнакаево
  • Рус Тат
  • Язмышлар язылганда "Мине син килеп ал, әтием!"

    Арып-талып кибеттән кайтып барган Вәсим абый эскәмиягә чүмәште. Көне дә әйбәт, әзрәк ял да итәрмен дигән абый бер көтү бала-чаганың уйнаганын күрде дә, ямансулап куйды. Күз алдына ирексездән үткәннәр килде. Кайчандыр бердәнбер кызы Гөлнур да, бакчадан кайтканда, шулай уйный иде бит. "Әти, садиктан син килеп ал, яме! Кайтканда паркта кызлар...

    Арып-талып кибеттән кайтып барган Вәсим абый эскәмиягә чүмәште. Көне дә әйбәт, әзрәк ял да итәрмен дигән абый бер көтү бала-чаганың уйнаганын күрде дә, ямансулап куйды. Күз алдына ирексездән үткәннәр килде. Кайчандыр бердәнбер кызы Гөлнур да, бакчадан кайтканда, шулай уйный иде бит. "Әти, садиктан син килеп ал, яме! Кайтканда паркта кызлар белән уйныйсым килә. Син мине ачуланмыйсың, әни алай түгел, ул мине яратмый", - ди торган иде ул аңа.

    Әйе, Галия кызыннан көннән-көн читләште. Соңга калулар, эштән "чирттереп" кайтулар ешая барды. Ә көннәрдән бер көнне иренә һәм кызына берни әйтмичә өйдән үк чыгып китте. Аптыраган Вәсим хатынын эзләп-эзләп тә таба алмагач, Галиянең ахирәте Асиядән белеште. Ә тегесе барысын да сөйләп бирде.

    Галия өйдән чыгып киткәч, үзеннән күпкә яшь Азат белән яши башлый. Күптән түгел әнисен җирләгән егет, аракы чөмереп, күңел ачу турында гына уйлый. Ә Галия аңа иш була. Бу хәлләрне белеп алган Вәсим дә үзгәрә. Бер нәрсәдә кайгысы юк, боегып, күңелсезләнеп кала. Ул да әкренләп аракыга бирелә башлый. Шешәгә шулкадәр ияләшеп китә ки, хәтта эшкә дә бармый башлый. Гөлнурга да игътибары бетә. Бу бала ни ашый, ни эчә, дип беркем дә кайгырмый. Шулай итеп, җитеп килүче кыз ялгызы кала. Ул әтисенә ялынып карый. "Әти, эчмә, зинһар! Әйбәт кенә яшик. Ашарга да пешерәм, идән-керләрне дә үзем юам", - дигән сүзләр җавапсыз кала.

    Еллар шулай үтә. Кыз 11 нче классны тәмамлый. Гөлнурга карата сыйныфташларында төрлечә фикер була. Әти-әнисе арурак, баераклары: "Син алкаш кызы, сине әниең дә ташлап киткән", - кебегрәк сүзләр белән Гөлнурның болай да яралы йөрәгенә тоз сибәләр. Соңгы кыңгырау, имтиханнар, ә аннары - чыгарылыш кичәсе. Гөлнур өендә үзенә игътибар булмаса да, мәктәпне яхшы тәмамлый. Аның укытучы буласы килә.

    Класс чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Кызлар бер-берсен уздырып яңа туфли, кыйммәтле күлмәкләр белән мактана. Ә Гөлнурның күрсәтерлек киемнәре юк. Ярый әле дусты Роза бар, ул булмаса нишләр иде икән? Гөлнурны ул гел яклый, начар сүз әйттерми. Кимәгән бер яңа күлмәген дә, аңа сюрприз ясыйм дип, кичәдә кияргә әзерләп куя. Дустының әтисенең көн саен исерек, әнисеннән дә бернинди ярдәм булмавын яхшы белә ул.

    Гөлнурның күңелен авыр уйлар баса. Өенә кайтса, әтисе берни белмичә йоклап ята. Әллә берәр сәбәп табып, бу чыгарылыш кичәсенә бармаскамы? Кыз атасына бик озак карап тора һәм кулына кәгазь белән каләм ала. "Хушыгыз, классташлар, уңышлар сезгә! Хуш, әти, әни, мин болай яши алмыйм", - дип язып, кәгазьне түр бүлмә өстәлендә калдыра.

    Кич белән киенеп-ясанган сыйныфташлары җыелалар, ләкин араларында Гөлнур күренми. Башкаларның бик исе китмәсә дә, Роза дустын көтә. Түзми, телефон номерын җыя, әмма алучы булмый. Нидер сизенгән кыз Гөлнурларга йөгерә. Керсә, Вәсим берни белми йоклап ята. Роза кычкырып дустын эзли, ләкин җавап ишетелми. Ул түр бүлмәгә кереп, өстәлдәге кәгазь кисәген күреп ала. Каушаган кыз ишегалдына чыгып йөгерә, сарай эчләрен карап чыга. Мунчага керим дип, ишеген ачса, анда асылынган дустын күреп ала. Тиз генә өйгә чабып кереп, дер селкетеп, Вәсимне уята башлый. Исерек ата, Гөлнур турында ишеткәч, сикереп тора, айнып киткәндәй була. Мунчага йөгереп кереп, кызын баудан төшерә.

    Гөлнурны соңгы юлга озатырга бөтен авыл җыела. Ә бер читтә Вәсим такмаклый-такмаклый елый. Үзе: "Әрәм иттем баламны, мин генә гаепле! Сүзем шул: мәңге авызыма алмам бу кабәхәт суны... Кызым, берүк рәнҗеп китмә миңа", - ди.

    Бу вакыйгадан соң күп еллар үтә. Вәсим әле дә ялгызы яши. Ул сүзендә торды: аракыны авызына да алганы юк. Кибеткә барса, шушы ял паркында утырырга ярата. Балаларның уйнауларын күзәткәндә, алар арасында Гөлнурны да күргән кебек була. Нәни кызы кояш кебек якты күзләрен аңа төбәп: "Әти, бүген дә садиктан мине син килеп алырсың әле, яме", - ди сыман.

    Фирая ИСЛАМОВА. Азнакай шәһәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: