Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яз җылысы йөрәгендә

    Узган гасырның нәкъ уртасында, язның беренче көнендә балта остасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан абый белән уңган булган Сәгыйдә апа гаиләсендә беренче шатлык булып бер кыз дөньяга аваз сала.

    Аңа Айсылу дип исем кушалар. Әти-әнисенә озак иркәләнергә туры килми, үзеннән соң туган ике энесенә, ике сеңлесенә апа булып, йорт эшләрендә кайнашып үсә ул.

    Әлкәй авылы сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Әлмәт шәһәрендә һөнәр үзләштергәч, туган авылында китапханәче булып эшли башлый. Шулай да балаларны яратуы, Зөләйха апасы кебек укытучы буласы килү теләге тынгылык бирми аңа. Берничә елдан Әлкәй мәктәбенә озынайтылган көн группасына тәрбиячесе булып урнаша. Менә шушы көннән башлана инде Айсылу Хәмидуллинаның мәгариф өлкәсендә тынгысыз хезмәте. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, читтән торып башкалада татар теле һәм әдәбияты факультетында уку, тарих, география фәннәре укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары... Гомеренең күп өлеше Әлкәй мәктәбендә узды. Иң матур хатирәләр дә шушы мәктәп белән бәйле. Әй, ул елларга борылып карасаң..... Мәктәптә укыту белән беррәттән төрле җәмәгать эшләрен үтәү, концерт, агитбригадаларда чыгыш ясау, колхозга ярдәм итү – болар хәзер күңелле сәхифәләр булып күңелдә саклана.

    Укыту-тәрбия эшләре буенча директоры урынбасарына укучыларга белем бирергә дә, коллектив белән уртак тел табып эшли белергә дә кирәк. Айсылу Сабирҗан кызы бу сыйфатларга ия. Шулай булмаса, 20 елга якын үз эшен эшен яратып, җиренә җиткереп башкара алмас иде! Ул безнең өчен бүген дә тынгысыз җанлы, үрнәк мөгаллим! Озак еллар тырышып башкарган хезмәтләренә уңай бәянең район, республика җитәкчелеге тарафыннан куелганлыгын раслаучы мактау кәгазьләре дә шактый аның.

    Айсылу апаның исеме үзенә туры килеп тора. Яз башында тугангадырмы, күзләрендә һәрвакыт яз нуры, йөрәгендә яз җылысы. Аның ифрат гаилә җанлы булуы сокландыра. Туганнарының да олы киңәшчесе, ярдәмчесе, дусларының сердәшчесе ул.

    Авылдашы, яшьли сөйгән яры Дамир абый белән кавышуларына да инде ярты гасырдан артык вакыт үткән. Дамир абый үзе тыйнак, сабыр. Аның һәр сүзенә тирән мәгънә салынган, һәр нәрсәгә үз карашы. Аларның тормышлары мулдан, үзләре юмартлар. Гомер көзенә якынлашканда язмыш бу гаиләгә үзенең ачы сынавын әзерләгән. Соңгы елларда Айсылу апага ире белән хастаханә юлларын күп тапкырлар таптарга туры килде. Рәхимсез авыру белән көрәшеп яткан Дамир абый өчен бүгенге көндә иң олы таяныч та, иң ышанычлы терәк тә Айсылу апа.

    Акыллы, әдәпле, тыйнак балаларының күптән инде үз тормышлары. Венер гаиләсе белән туган авылында төпләнеп калды, нефть тармагында эшли. Ләйсәннәре Азнакайда, икътисадчы. Нәселне дәвам итүче оныклары Эльвир, Айнур, игезәкләр Камил, Камилә Айсылу апа белән Дамир абыйның шатлыгы, горурлыгы, киләчәккә өмете.

    Әйе, гомер йомгагы, вакыт белән хисаплашмыйча, авырлыкларга, сынауларга карамыйча, тормыш юлы буйлап тәгәрәвен дәвам итә.... Бәхетле, сикәлтәсез, тигез юллар буйлап кына тәгәрәсен иде ул йомгак...

    Ләйлә Заһитова, Әлкәй мәктәбенең профсоюз оешмасы җитәкчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: