Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яз ашыктыра! Аграрийларда язгы кыр эшләренә ныклы хәзерлек эшләре бара

    Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Басуларда болай да аз яуган кар катламы юкарганнан-юкара бара. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә язгы кыр эшләренә дә ерак калмавын искәртә ул. Әйе, тиздән бик тиздән басу-кырлар тракторлар гөрелтесенә күмелер. Шуңа да бу көннәрдә аграрийларда язгы кыр эшләренә ныклы хәзерлек эшләре бара: авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, орлыклар эшкәртәләр,...

    Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Басуларда болай да аз яуган кар катламы юкарганнан-юкара бара. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә язгы кыр эшләренә дә ерак калмавын искәртә ул. Әйе, тиздән бик тиздән басу-кырлар тракторлар гөрелтесенә күмелер. Шуңа да бу көннәрдә аграрийларда язгы кыр эшләренә ныклы хәзерлек эшләре бара: авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, орлыклар эшкәртәләр, минераль ашламалар сатып алалар, механизатор кадрларын тулыландыралар. "Азнакай"АФ" ҖЧҖнең 5 нче авыл хуҗалыгы бүлекчәсендә ("Беренче май", Урманай" ), "Чатыр тау" хуҗалыгында узган семинарда авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре язгы кыр эшләренә хәзерлек буенча эшлекле сөйләшүләр алып бардылар.

    "Азнакай"АФ" хуҗалыгы техника паркларында тәҗрибә уртаклашыр өчен җирлек киң. Агрофирмалылар районда язгы кыр эшләренә иң яхшы хәзерлекле хуҗалыкның берсе булып тора. Тагылма кораллар, тырмалар тулы хәзерлектә тезеп куелган, икешәр смена эшләү максатында механизатор кадрлар да бар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов үз чыгышында язгы кыр эшләренә хәзерлекне тизләтергә кирәклеген ассызыклады. Районда нигездә, тагылма кораллар һәм тырмалар хәзер булса да, тракторлар һәм башка техникаларны ремонтлау эшләрен ашыктырырга кирәк. Техникаң, механизаторларың әзер булып та, тиешле күләмдә ашламаң булмаса, югары иген уңышына өмет итеп булмый. Бу вакытны бушка уздыру белән бер. Әмма күп кенә хуҗалык җитәкчеләре ашламага кредит сорап мөрәҗәгать итүне суза киләләр. Миргасим Вәли улы бу өлкәне җайга салу, банклар белән эшләү кирәклеген ассызыклады.

    Семинардагылар терлекчелек объектларында да булып, көндәлек тере акча бирүче әлеге тармакны керемле итү турында фикер алыштылар. Шунысы куанычлы: азнакайлылар сөт җитештерү темпларын арттыра баралар. Бүгенге көндә 100,2 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,4 тоннага күбрәк. Бер сыерга 13 кг дигән сүз. Әлбәттә, барлык хуҗалыклар да "Союз-Агро", "Азнакай"АФ", "Габдрахманов Л.Г.", "Марс", "Чатыр тау" кебек сөтне күп сауса, күрсәткечләр тагын да югарырак булыр иде.

    Агрофирманың 1Май һәм Урманай терлекчелек фермаларында көр, таза, чип-чиста сыерлар әллә кайдан ук күзгә ташлана. Биредә нәкъ менә баланслаштырылган рацион белән сыйфатлы тукландыруга зур игътибар бирелә. Үзвакытында, тиешле технологияләрне саклап хәзерләнгән сыйфатлы силос һәм сенежлары, кыскасы ныклы азык базалары бар. Тагын бер үзенчәлекле яклары: һәр көнне иртә белән башак бирәләр. Ә сыерның сөте телендә икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Агрофирмалылар көнгә 7тонна 600 кг сөт савалар. Бу бер сыерга 14 кг дигән сүз. Яхшы сөт бирүче, сәламәт сөтлебикәне бозау вакыттан ук тәрбияләп үстерергә кирәклеген дә яхшы аңлыйлар биредә. "Яшь бозаулар никадәр тизрәк үссә, сыер шулкадәр яхшырак сөт бирәчәк", - диләр терлекчелек белгечләре. Агрофирмалылар әнә шул хакыйкатьне истә тотып эшлиләр дә инде.

    Хуҗалыкларда әнә шулай җитештерү күләмен арттыру, табышлы эшләү өчен булган бар мөмкинлекләрне дә кулланалар. Әнә "Чатыр тау" җәмгыятендә терлекләргә печәнне дә ваклатып бирә башлаганнар. Әйе, мөмкинлекләр күп ул. Аны табу өчен тырышлык һәм теләк кенә кирәк.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: