Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яучы әби, димлә әле берәр уңган егеткә!

    ​​​​​​​Кызлар, уллар буй җиткерә башласа, ата-ананы борчу баса.

     “Кичләрен кайда йөри, кем белән вакыт уздыра икән?” – дип төн йокыларың кача. Ә инде йөрәкләрендә мәхәббәт уты кабынып, берәрсенә гыйшкылары да төшсә...

    Үз балаң нинди генә булса да, һәрберебез уңган-булган кияү яки килен өмет итә. Элек җиде буын бабасын белеп димләгәннәр. Димче карчыкларга совет заманында караш бик тискәре булса да, хәзер бу янә тормышка кереп бара. Шул ук “Әйдә, өйләнешәбез!” телетапшыруындагы Роза Сабитованы гына алсак та, булачак парларның матди ягын да, әхлакый ягын да, холкын да җентекләп тикшерә ул.

    Кара исәп белән санасаң да, авыл саен кимендә өч-дүрт өйләнмәгән егетне табарга була. Ә шәһәр тулай торакларында күпме кызлар гаилә назына сусап тилмерә.

    – Утырып калам дип кенә теләсә-кемгә кияүгә чыгып булмый бит инде. Авылдагылар башын эчүгә салган. Арулары да бар инде, барысын да бер калыпка салып булмый. Шундый бер егетне үзем дә күреп беләм. “Миңа өйлән әле”, – дип янына бара алмыйм ич. Берәр яучы булсын иде элекке кебек. Мин хәтта шәһәрне ташлап, авылга кайтырга да риза, – ди Рәйлә. – Яшем бара. Бик тә бала сөясем килә, урамдагы һәр нарасыйдан күземне ала алмыйм, – дип тә өстәп куйды.

    – Утыз бишенче елда әни белән әти димләп кавышканнар. Әнинең озак йөргән егете дә булган, югыйсә, бабайның бердәнбер кызын читкә җибәрәсе килмәгән, ә үз авылындагы егеткә, ягъни минем әтигә ризалык биргән. Гаиләдә бер тавыш күрми үстем, бик матур, тату яшәделәр, – ди Габидә апа.

    Элек заманда гаиләләр нык, ялгызлар берәм-сәрәм булган. Мөгаен, монда димче әбиләрнең дә өлеше кергәндер. Чиләгенә күрә капкачын туры китерсәң, суы түгелми бит, шуның кебек, гаилә дә тулы саклана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: