Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яу кырыннан кайтмаган ерак бабама хат

    Илебез бәйсезлеге өчен яу кырында ятып калган солдат! Минем өчен син карт бабам.Чөнки син минем әбиемнең әтисе. Азнакай районының Сарлы авылыннан Рәфилә Мөхәммәдиева сиңа хат яза. Сугышның беренче көннәрендә минем әбием Сәлимә дөньяга аваз сала. Госман бабам, әбием алты айлык чагында сине сугышка алалар. Сезне Бакалы хәрби комиссариатына җыеп, Туймазы...

    Илебез бәйсезлеге өчен яу кырында ятып калган солдат! Минем өчен син карт бабам.Чөнки син минем әбиемнең әтисе. Азнакай районының Сарлы авылыннан Рәфилә Мөхәммәдиева сиңа хат яза. Сугышның беренче көннәрендә минем әбием Сәлимә дөньяга аваз сала. Госман бабам, әбием алты айлык чагында сине сугышка алалар. Сезне Бакалы хәрби комиссариатына җыеп, Туймазы тимер юлына поездларда алып китү өчен, җәяүләп 60 чакрым алып баралар. Нарт- елга авылы яныннан узганда, Мәрьям әби сине күреп калу өчен, талдан үрелгән арбага әбиемне салып, калган балаларын ияртеп, озатырга чыга. Әбиемнән олырак өч абыйсы һәм бер апасы әтиләренең кая киткәнен дә аңламыйча, юл буйлап атлаган солдатлар артыннан бик озак йөгерәләр.
    Сугыш. "Әти" дип әйтергә тилмерткән, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимергән. Китеп 4 ай вакыт узуга, синең "хәбәрсез югалды" дигән хәбәрең килә. Биш бала белән Мәрьям әби ятим кала. Сугыш бетә. Ә син кайтмыйсың. Башкаларның әтиләре исән кайтканда, биш баланың йөрәкләре сыкрангандыр, күзләренә яшьләр килгәндер. "Их минем әтием дә исән булсын иде!" - дип елаган чаклары аз булмагандыр. Әйе, әтисез үсү аларның бәгыренә төшкән. Сугыш иртә, бик иртә олыгайта бу чор балаларын: итеккә олтан салырга да, кибән куярга да өйрәтә. Иң олы улың Әгълә абый, калган балалар өчен терәк булып тора. Чабата да үрә, колхоз эшенә дә өлгерә. Синең көтеп алган кызың Тәрҗимәңне күтәреп кенә йөри. Бала күңеле һаман сине көтә: "Әтием кайтып кергәндә апаем еласа яхшы булмас", - дип гел аны иркәли абыйсы. Сугыш башланганда туып калган кызың Сәлимәне исә Яүдәт абыйсы якын күрә. Малайларың бик уңган була. Бигрәк тә балта эшенә. Сугыш беткәннән соң илебезне торгызганда, алар бик зур хезмәт куялар.
    ... Еллар үтә, һәр ел тарихта үз эзен калдыра. Балаларың буй җитә: малайларың өйләнә, ә кызлар үз парларын табып, кияүгә чыга.
    Госман бабам, синең малайларың бер авылда икесе күршеләр генә булып яшиләр, каршыларында гына Тәрҗимә апаның йорты. Ә безнең әби Бакалы районы Урманай авылында инде 55 ел гомер итә. Бүгенгесе көндә, кызганычка каршы, Мәрьям әби, Яүдәт абый белән Мияссәр абый безнең арабызда юк инде. Унтугыз оныгың, 48 оныкчыгың исеменнән язам бу хатны. Сәлимә әбием ерак әби турында, абыйлары хакында еш сөйли безгә. Хәзерге көнгә әбием шөкерана кылып яши, алар кичергән кайгыларны безгә беркайчан да күрергә язмасын дип, догалар укый. Үзе ятим үскәнгә: "Ходаем, беркемгә дә ятимлекне күрсәтмәсен," - дип тели.
    Быел менә 71 нче Җиңү язын каршыларга җыенабыз. Тагы күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулаган фронт һәм тыл каһарманнарының, алар исәбендә синең, ерак бабам, якты истәлегегез безнең күңелләрдә мәңге яшәр.
    Оныкчыгың Рәфилә, Сарлы авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: