Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ятимлектә үткән сабый чак

    Бу язмамны әтиләре сугышта үлеп калган, күп газаплар кичергән, гомер буе кимсенеп яшәгән меңәрләгән ятим авыл балаларына багышлыйм. Әтиебезгә 1942 елның гыйнварында фронтка повестка килде. Аларны башта сугыш серләренә өйрәтергә Суслонгерга урнаштыралар. Яшәү өчен шартлар гаять начар булган бу лагерь турында матбугатта шактый язылды, биредә совет властена астыртын рәвештә зыян...

    Бу язмамны әтиләре сугышта үлеп калган, күп газаплар кичергән, гомер буе кимсенеп яшәгән меңәрләгән ятим авыл балаларына багышлыйм.
    Әтиебезгә 1942 елның гыйнварында фронтка повестка килде. Аларны башта сугыш серләренә өйрәтергә Суслонгерга урнаштыралар. Яшәү өчен шартлар гаять начар булган бу лагерь турында матбугатта шактый язылды, биредә совет властена астыртын рәвештә зыян салучы корткычлар, сатлыклар күп була. Шуңа күрә дә солдатларга бик күп җәфа чигәргә туры килә. Ач килеш урман кисеп бик йончыйлар, ә инде берничә айдан бер әзерлексез сугышка озаталар. 6 май көнне әтиебезнең вафаты турында хәбәр алдык... Гаиләдә әби, бабай, әни, 8 ятим бала калдык.
    Фронт өчен, шәһәр халкын туйдыру өчен күп көч куйды авыл халкы. Ятимнәр җилкәсенә дә нык төште. Мәктәпкә укырга кергән елның язында басу чистарттык, көзен уракта эшләдек. «Жатка»га ике атны төпкә, өченчесен очтан җибәреп җигәләр иде. Менә шул атка безнең ише ятимнәрне атландырдылар...
    Сугыштан яраланып кайткан Галимулла абзый белән урак урганны гомеремдә дә онытасым юк. Эссе көн. Атларны эре кигәвен җәфалый, киндер ыштан аша балтырны талый. Атымны куа алмый башлагач, абзый чыбыркы белән атка сыдырган иде, чыбыркы очы минем аякка эләкте дә, ат өстеннән егылып төштем. Аяк каный, үзем елыйм. Бераздан абзый аякка туфрак сипте дә, мине күтәреп кире атка атландырды. Кичкә кадәр кырда эшләдек. Икенче көнне бригадир кигәвеннән котылу өчен иске бишмәт бирде. Аны ботка кадәр кигезеп, аякка киез итекләр киеп, караңгыга хәтле эшләдек. Ял иткән арада бригадирдан качып кына арыш, бодай башаклары уып ашый идек. Авыл халкы көлтә бәйләп чүмәлә куйды. Без, гәүдәлерәк малайлар, ике центнерлы агач мичкәләр белән күпер коесыннан басуга су ташыдык. Абый-апалар шул суда көлтә бавын чылата иделәр. Кечкенәрәк балалар яланаяк йөгерә-йөгерә шуларны көлтә бәйләүчеләргә илтеп торды. Аларның аяклары, камыл өстеннән йөгергәнгә күрә, канап чыга торган иде.
    Көз көне хатын-кызлар төяп торган чүмәләдәге көлтәләрне без эскерт янына ташыдык. Ул игенне ат җигелгән «молотилка»ларда суктылар. Кыш буе без шул атларны куа идек. Бригадир эшкә катнашкан һәр кешегә берәр, ә норманы арттырып үтәгәннәргә икешәр кечкенә чүмеч җитен оны бирде. Кесәгә ашлык салып кайтучыларны ул елларда 8-10 елга төрмәгә утырттылар.
    Урак беткәч, колхоз дуңгызларын кырга куып чыгаралар иде. Ишкәй авылында яшәүче Фәймә апа дуңгызлар артыннан йөргәндә, коелган кузакларны җыйган була. Кичен малларын япканда, кулындагы кечкенә төенчеген күреп, куштан җитәкчеләр: «Милициягә хәбәр итәбез», - дип куркыталар. Төрмәдән куркып, үзенә кул салган иде Фәймә апа. Ә җитәкчеләр: «Көмәнле булган, шуңа үзенә кул салган», - дигән гайбәт таратып өлгерде. Әти-әнисе, туганнары прокурорга мөрәҗәгать иткәч, мәетне казып алып, ярып, яңадан күмделәр. Фәймәгә пычрак атарга теләүчеләрнең сүзләре гайбәт икәне ачыкланды. 50 нче елларда гына бераз ипи ашый башладык, тик ачлык һаман бар иде әле. Егет булгач, Ишкәй авылының иң уңган кызы - Әнисә белән гаилә корып, өч малай үстердек. Үзем дә, улларым да армиядә хезмәт итеп кайттык.
    Хөкүмәтебез сугыш вакытында алты ай эшләгән кешеләргә «тыл ветераны» дип әзме-күпме түләүләр билгеләде. Кызганыч, ә 1932, 1933, 1934 елда туганнарга бернәрсә дә юк. Менә шушы тигезсезлеккә күңел сыкрый. Быел сугыш беткәнгә 70 ел. Сугышта катнашканнарны, Ходайга шөкер, бүләкләп торалар. Алар моңа бик тә лаек. Сугыш вакытында тылда хезмәт иткән балаларны, үсмерләрне дә онытмасыннар иде.
    Фәхразый Нургалиев.
    Үчәлле авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: