Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ятимлек, ялангачлык...

    Әтиләрен фронтка алгач, алар әниләре кулында 4 бала, әбиләре кала. Әниләре Бәйрәкә сырхауханәсендә эшли. Бирегә сугыш кырыннан яралыларны кайтарып тутыралар. Хезмәткәрләр урманга утын әзерләргә дә йөри. Шунда Миңнесорурның өстенә агач авып, ат чанасына салып кайтаралар. 3 айлык сабыен хаста әниләре янына әбиләре имезергә йөртә. Алты көннән әниләре гүр иясе була......

    Әтиләрен фронтка алгач, алар әниләре кулында 4 бала, әбиләре кала. Әниләре Бәйрәкә сырхауханәсендә эшли. Бирегә сугыш кырыннан яралыларны кайтарып тутыралар. Хезмәткәрләр урманга утын әзерләргә дә йөри. Шунда Миңнесорурның өстенә агач авып, ат чанасына салып кайтаралар. 3 айлык сабыен хаста әниләре янына әбиләре имезергә йөртә. Алты көннән әниләре гүр иясе була...
    Күп тә үтми, Ленинград өлкәсендә сугышкан әтиләренең дә үлде хәбәре килә. 4 ятим олыгаеп килгән әби кулына кала. Күршеләре Мәрьям белән Сания 3 айлык сабыйны алмаш-тилмәш имезәләр. Алты ай тулгач, аны уллыкка бер хатын ала, әмма ана чирләп киткәч, кире китерәләр. Аннары инде Хәсби җиңгәләре аны үзенең 3 баласы янына сыендыра.
    -Язга чыккач басудан кәлҗемә, тары җыйдык, аны әби пешереп ашата иде, - дип искә ала ул елларны Фатыйма. - Берчак шулай юкә чәчәк атканда урманга бардык. Күрше кызы ашарга ярый дигәч, әй тотындым юкә чәчәген ашарга. Аңымны югалтып егылганмын, иртәнгә генә айныдым. 1943 елда тары җыеп ашаучылар кан чиреннән кырыла башлады. Көненә 70-80шәр кеше үлә, бер кабергә 5-6шар кеше күмәләр.
    Ул чакларда һәр әйбергә салымы да бар бит әле: сөткә, майга, йомыркага... Фатыймаларның да иткә салым түләмәгән өчен сарыкларын алып чыгып китәләр.
    -Әби мескен ничек итсә итте, сыерны бетермәде, - ди әңгәмәдәшем. - Инсаф абый белән икебез арба тартып, урак белән агач төпләрен чаптык, чокыр-чакырдан үлән ташыдык. Әбиебез безне урлашмаска, гадел булырга өйрәтеп үстерде. Берчак абый күрше малае белән кемнеңдер бакчасыннан кавын, кишер, кыяр урлап кайткан. Әби аларны күреп, яшелчәләрен турады да, өстенә көл сипте. Безгә бу зур сабак булды.
    Әнә шулай бер офтанмыйча, сукранмыйча әбиләре (ул әле бабайларының дүртенче хатыны була, бу балаларга беркем туры килми) аларны аякка бастыра, сугышның ачлык-ялангачлыгы, авырлыкларыннан исән-имин калдыра. Фатыйма мәктәптә укыганда ук биредә җыештыручыларга ярдәм итеп, 20 тиен булса да акча эшли башлый, укуын тәмамлагач, җыештыручы вазифасына үзе алына.
    Инсаф абыйсы өйләнгәч, Фатыйма Урманай май заводына эшкә керә. Язмыш аны үзе кебек михнәттә үскән бик акыллы, төпле, яхшы холыклы Фатыйх белән кавыштыра. Гаиләдә ике бала туа, әмма терәк-таянычы булган ире генә кыска гомерле була: йөрәк авыруыннан дөнья куя.
    Фатыйма гомере буена бер генә җирдә - Азнакай май заводында эшләп лаеклы ялга чыга. Ул хезмәт ветераны, бик күп Мактау грамоталарына ия. Заводның "аяклы тарихы" дисәң дә була аны, бөтен үткәнен яхшы белә.
    Менә шундый авыр да, гыйбрәтле дә сугыш чоры балаларының тормыш-язмышлары.
    Хәсбиямал Ганиева,
    РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: