Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшүсмерләрнең акча эшлисе килә

    Шәхси эшмәкәр Г.Герк остаханәсендә Яшүсмерләрнең укудан тыш вакытта мәшгульлеге - халыкны эш белән тәэмин итү үзәге алдында торучы мөһим бурычларның берсе. Нәкъ менә каникуллар чорында яшүсмерләр арасында хокук бозулар һәм җинаятьләр артуы күптән исбатланган. Моңа каршы нәтиҗәле көрәш - буш вакытны файдалы хезмәт белән бәйләү, кыскасы, аларны эшкә урнаштыру. Кайсы...

    Шәхси эшмәкәр Г.Герк остаханәсендә

    Яшүсмерләрнең укудан тыш вакытта мәшгульлеге - халыкны эш белән тәэмин итү үзәге алдында торучы мөһим бурычларның берсе.

    Нәкъ менә каникуллар чорында яшүсмерләр арасында хокук бозулар һәм җинаятьләр артуы күптән исбатланган. Моңа каршы нәтиҗәле көрәш - буш вакытны файдалы хезмәт белән бәйләү, кыскасы, аларны эшкә урнаштыру. Кайсы гына яшүсмернең кесәсендә үз ихтыяҗларына акча йөртәсе, әз генә булса да мөстәкыйль буласы килми икән? Моның өстенә, бу аларга хезмәт базарына кереп китәргә дә ярдәм итә.

    Әмма мәшгульлек хезмәте көче белән генә укучы яшьләрнең хезмәт адаптациясе мәсьәләсен хәл итеп булмый, моның өчен уртак тырышлык кирәк. Безнең үзәк 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнар өчен эш урыннарын килешү нигезендә оештыра. Бүгенге көндә район һәм шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары белән 730 урынга 30 килешү төзелде. Балигъ булмаганнарга хезмәт хакын җирле бюджет хисабыннан мәшгульлек үзәге һәм эш белән тәэмин итүче түли.

    Вакытлыча эшләүче яшүсмерләрнең хезмәт хакы ике өлештән тора: эшләгән вакыт буенча эш белән тәэмин итүче тарафыннан түләнгән хезмәт хакыннан һәм федераль, республика бюджетлары субсидиясе хисабыннан мәшгульлек үзәге тарафынан бирелгән матди ярдәмнән.

    Быел яшүсмерләргә хезмәт хакы түләү өчен җирле бюджеттан 900 мең сум акча бирелде, эш белән тәэмин итүчеләр тулы ай эшләгән өчен 4611 сумнан да ким булмаган хезмәт хакы билгеләде.

    Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә район хакимиятенә рәхмәтебезне белдерәсе килә: быел мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итүне оештыруга узган елга караганда икеләтә күбрәк акча каралды. Матди ярдәм йөзеннән федераль һәм республика бюджетыннан район бюджетына 631 мең сум бүлеп бирелде.

    Ел азагына кадәр 743 укучыны эш белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көндә аларның 315 е (еллык планның 43% ы) эшле.

    Укучылар нигездә территорияләрне җыештыру, шәһәр һәм районны төзекләндерү, чүп үләннәрен утау, авылда терлек азыгы хәзерләү һәм уңыш җыю белән мәшгуль.

    Араларында халык промыселе өлкәсендә - шәхси эшмәкәр Г.Герк остаханәсендә фольклор сәнгате әйберләре җитештерүчеләр дә бар. Бу аларга милли мәдәнияткә якынаерга, рухи тәрбия алырга ярдәм итә.

    Июльдә укытучы Анатолий Байков җитәкчелегендә бер төркем укучылар белән (10 кеше) Чәкән Һәм Владимировка авыллары янындагы таулар киселгән урыннарда фәнни-тикшеренү эшләре башкару күздә тотыла.

    Укучылар мәшгульлек үзәгенә эш сорап киләләр, бернинди эштән дә баш тартмыйлар, чөнки кайберәүләргә бу мәктәпкә әзерлек һәм уку кирәк-яраклары сатып алу өчен бердәнбер мөмкинлек.

    Шуңа күрә дә иң беренче чиратта ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучы, эшсез, тулы булмаган, күп балалы һәм социаль имин булмаган гаиләләрдәге балаларны эшкә урнаштырырга тырышабыз. Шундый 113 яшүсмер эшкә урнашты, шул исәптән: ятим һәм опекадагы - 9, физик мөмкинлекләре чикләнгән - 1, тулы булмаган гаиләләрдән - 37, күп балалы гаиләләрдән - 58, имин булмаган гаиләләрдән - 4, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучы - 4 укучы.

    Кызганычка каршы, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәсәьәләсе ешрак алар белән эшләүчеләрне, ягъни район башкарма комитетын, КДН, ПДН, мәгариф һәм яшьләр бүлекләрен, мәшгульлек үзәген борчый. Демографик хәл катлаулы чорда бу сорауны башкачарак кую кирәктер. Үсеп килүче буынга әхлак һәм хезмәт тәрбиясе бирү - җәмгыятьнең мөһим бурычы. Без бала җәмгыятькә файдалы кеше, квалификацияле белгеч булсын өчен көрәшергә тиеш. Гамәлдә исә нәрсә килеп чыга? Ни өчен бу мәсьәлә эш белән тәэмин итүчеләрне кызыксындырмый? Ни өчен алар үз предприятиеләренең кадрлар көче турында кайгыртмый? Россия буенча статистик мәгълүматлар чаң кагарлык, кичекмәстән эшче көчләрне тулыландыру белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки квалификацияле белгечләрнең уртача яше - 55 яшь. Бу мәсьәләне уртак көч белән генә хәл итәргә мөмкин - профориентация эшен алып барырга, бәлигъ булмаганнарны вакытлы һәм даими эш урыннары белән тәэмин итәргә.

    Тагын шуны да искәртеп үтәсе килә: эшкә мәшгульлек үзәге аша урнашмаган балигъ булмаган гражданнар дәүләттән өстәмә ярдәм алудан мәхрүм кала, эш белән тәэмин итүчеләр моны онытмасыннар иде.

    Җәйге каникуллар чорында эш вакыты 14-15 яшьлек укучылар өчен өчен - 5; 16-17 яшьлек укучылар өчен - 7 сәгать.

    Укудан буш вакытта: 14-15 яшьлекләргә - 2,5; 16-17 яшьлекләргә - 3,5 сәгать.

    Л.Гафиева, халыкны эшкә урнаштыру үзәге директоры урынбасары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: