Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшьләр парламентында эш урыннары, торак программалары хакында сөйләштеләр

    Очрашу яшьләрнең мәшгульлеге һәм яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсен  хәл итүдә хөкүмәт ярдәме турында сөйләшүгә багышлады.  

    Азнакай район Советы каршында эшләүче Яшьләр парламенты чираттагы киңәшмәсен җирлегебездә яшьләрнең мәшгульлеге һәм яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсен  хәл итүдә хөкүмәт ярдәме турында сөйләшүгә багышлады.  

     Мәшгульлек үзәге белгече Рушания Таҗиәхмәтова, район башкарма комитетының торак исәбе һәм торак бүлү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәрипова, мәгьлүмат чаралары белән эшләү бүлегеннән Эдгар Шәйдуллин, яшьләр хәрәкәте активисты Айсылу Әхмәтгәрәева чыгышлары тыңланды. Алардан егет-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар, - дип хәбәр итә безгә Яшьләр департаменты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Исламова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: