Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшелчә үстереп сатып, баеп буламы? (Эшмәкәр киңәшләре)

    Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсенең аеруча киң җәелеш алган тармакларының берсе - яшелчәчелек. Шуңа күрә күрше республикага беренче тапкыр аяк баскан кеше андагы бик зур мәйданнарны биләп утырган теплицаларга хәйран калыр. Мәсәлән, Туймазы, Шаран районнары авылында пленка белән капланган теплицалар аерым бер утраучыкны хәтерләтә. Яшелчәчелек белән нигездә авыл фермерлары шөгыльләнә. Шаран...

    Башкортстанда авыл хуҗалыгы өлкәсенең аеруча киң җәелеш алган тармакларының берсе - яшелчәчелек.

    Шуңа күрә күрше республикага беренче тапкыр аяк баскан кеше андагы бик зур мәйданнарны биләп утырган теплицаларга хәйран калыр. Мәсәлән, Туймазы, Шаран районнары авылында пленка белән капланган теплицалар аерым бер утраучыкны хәтерләтә. Яшелчәчелек белән нигездә авыл фермерлары шөгыльләнә.

    Шаран районының Зирекле авылында үз крестьян-фермерлык хуҗалыгын җәелдергән Азат Галимов - күп еллар яшелчәчелек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең берсе.


    Азат Галимов ун ел элек 75 сутый җирдән башлаган бизнесның мәйданы бүген 4 гектарга җиткән. Ул - «Алтын көз» Россия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, дипломнар алган эшмәкәр. Вакытында югары уку йортында алган белеме дә (юристлыкка укыган), эш башларга җитәкче урыннарда утырган дуслары да булышкан.

    Теплицада эш ел дәвамында гөрли. Беренче сезонда кыяр үстерелсә, икенче әйләнешкә помидор чыга. Кыярны сатуга мартның беренче көннәрендә чыгара башласалар, икенче уңышның вакыты сентябрьдан алып, ноябрьгә кадәр икән.

    - Хуҗалыкта өлгергән кыярлар урындагы кибет-базарларга да, федераль челтәрләргә дә чыгарыла. Татарстанның «Чаллы-икмәк» челтәрләре белән эшлибез. Орлыклар Голландиядан кайтартыла, - ди фермер.
    - Ә бәяләргә килгәндә...
    - Кыярның бәясе көн саен үзгәреп тора. Кризис та үзен сиздерә башлады. Күрше авыллардагы эшмәкәрләр эшләрен җәелдереп җибәрә алмагач, ябылырга мәҗбүр булдылар. Россия базарына Кытай, Белоруссия, Казахстан, Польшадан бик күп импорт керә. Шуңа күрә безнең дә эшләр һаман шома гына бара дип әйтеп булмый. Бәяләрне базар «әйтә», ә ул зур. Үзебез өчен файдалы, отышлырак юлларны сайларга тырышабыз, кем уңышны кыйммәтрәк бәягә ала, шулар белән эшлибез.

    Без хуҗалыкка килгән көнне эшнең тыгыз чагы иде - эшчеләр, кырмыс­ка оясын хәтерләткәндәй, әрҗәләргә кыярлар тутыра, шимбә көне булганлыктан, балалары да яннарында кайнаша.
    - Миндә кырык эшче, бө­тен документлары тәртиптә, тулы социаль пакет белән тәэмин ителгән. Эшчеләр гаиләләре, балалары белән тулай торакта яши. Балалар белән кыен, әлбәттә, әмма эшче яхшы булгач, алырга туры килә. Уртача хезмәт хакы - 15 мең сум. Һәрберсенең үзенең учас­тогы бар. Планнарын тутырган очракта, уңышның 20 процентын үзләренә бирәм, - ди хуҗа.

    Бу - кызык
    Белгечләр барлык төр ­теплицалар бизнесы арасында иң уңышлысы дип чәчәкләр үстерүне атый. Аннан соң - яшел тәмләткечләр. Иң соңыннан гына - яшелчәләр. Чәчәк үстерү бизнесы, яшелчә белән чагыштыр­ганда, үзен биш тапкырга күбрәк аклый. Соңгы елларда теплицаларда яшел тәмләткечләр - салат, суган, петрушка һ.б. үстерү модага кереп китте. Моның сәбәбе - яшел тәмләткечләргә яктылык һәм җылылык яшелчәләргә кирәк кадәр күп таләп ителми.


    Зөһрә Садыйкова

    http://www.shahrikazan.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: