Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшел чыршы, балкып торчы. ФОТОРЕПОРТАЖ

    Шәһәребезнең Татарстан мәйданында купшы чыршы, кардан эшләнгән әкият геройлары, боз корылмалары, уен аттракционнары әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп, үзенә тартып тора. 23 декабрь, җомга көнне үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Ул Кыш бабай һәм Кар кызлары парады белән башланып китте. Алар белән бергә әйлән-бәйлән уены бигрәк тә күңелле булды....

    Шәһәребезнең Татарстан мәйданында купшы чыршы, кардан эшләнгән әкият геройлары, боз корылмалары, уен аттракционнары әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп, үзенә тартып тора. 23 декабрь, җомга көнне үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Ул Кыш бабай һәм Кар кызлары парады белән башланып китте. Алар белән бергә әйлән-бәйлән уены бигрәк тә күңелле булды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин символик тасманы чыршы ботакларына бәйләгәндә, азнакайлыларга иң изге, матур теләкләрен җиткерде.

    Үзәк чыршыны ел саен шулай матур итеп "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәрләре, нефтьчеләребез бизи. Бәйрәмгә килүчеләрне идарә начальнигы урынбасары Наил Вәлиев тә котлады. Ел саен район предприятиеләре арасында иң матур һәм яхшы бизәлешкә бәйге игълан ителә. Быел исә әлеге бәйгедә беренче урынны "ЭлектроЭнергоСервис" ҖЧҖ Азнакай ЭЭЦ (җитәкчесе Сергей Рыбалко), "Азнакайнефть" идарәсенең 5 нче нефть һәм газ чыгару цехы (Наил Гайнаншин) - беренче; "Востокнефтеспецмонтаж" ҖЧҖ (Илшат Зарипов) һәм "Лидер" балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе (Руслан Гәрәев) - икенче; "Азнакай җылылык челтәре предприятиесе" (Азат Мирмиев) һәм "Азнакай сөте" (Альянус Мөхәммәтшин) коллективлары - өченче урынны алдылар. Шулай ук Марат Мозаффаров - чын Кыш бабай, ә Эльвира Идрисова - чын Кар кызы булып танылдылар. Башка Кыш бабай һәм Кар кызлары да төрле номинацияләрдә призлы урыннарны яуладылар. Район башлыгы аларның һәммәсен дә тәбрикләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәдәният йорты иҗат коллективы азнакайлыларны күңелле бәйрәм программасы белән сөендерде. Концерт номерлары, кызыклы уеннар бер-берсен алыштырып кына торды. Үзәк чыршыны ачу тантанасында төрек дусларыбыз да катнашты һәм азнакайлыларны бәйрәм белән котлады.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: