Реклама
Тукай районының Яңа бистәсендә Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары арасында кышкы туризм буенча ярышлар узды. Анда 3 яшь категориясендә төрле шәһәр һәм районнардан 34 команда көч сынашты. Өч көнлек каты көрәштән соң районыбыз данын яклап, уртанчылар төркеме (җитәкчеләре - Владимир Соколов) икенче урынны яулады. Кечкенәләр төркеме (җитәкчеләре - Радик Исмәгыйлов) -...
Тукай районының Яңа бистәсендә Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары арасында кышкы туризм буенча ярышлар узды.
Анда 3 яшь категориясендә төрле шәһәр һәм районнардан 34 команда көч сынашты.
Өч көнлек каты көрәштән соң районыбыз данын яклап, уртанчылар төркеме (җитәкчеләре - Владимир Соколов) икенче урынны яулады. Кечкенәләр төркеме (җитәкчеләре - Радик Исмәгыйлов) - бишенче, өлкәннәр төркеме (җитәкчеләре - Руслан Сәлифов) җиденче урныга лаек булды.
Актүбә 2 нче урта мәктәбе укучысы Александр Дементьев, Балалар иҗат үзәгенең туристлык-туган як бүлеге мөдире Светлана Галиева һәм методист Алина Латыйпова ярышларда хөкемдарлык иттеләр.
Радик Исмәгыйлов, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз