Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшәү белән үлем арасында: Азнакайдан Расих Гәрәйшин Әфганда 520 хәрби очыш ясый

    Урсай Ключ авылында Сәгъдүнә һәм Рәсим Гәрәйшиннар гаиләсендә өч малай, ике кыз (берсе Әгерҗе авылында туа) дөньяга килә. Баһадир Рәсимнең уллары да үзе кебек көчле булып, кечкенәдән үк авыл эшендә чыныгып үсәләр. Ни хикмәт, бу малайларның өчесенең дә хыяллары уртак була: алар өчесе дә очучы булырга, иксез-чиксез күкләрне иңләргә телиләр....

    Урсай Ключ авылында Сәгъдүнә һәм Рәсим Гәрәйшиннар гаиләсендә өч малай, ике кыз (берсе Әгерҗе авылында туа) дөньяга килә. Баһадир Рәсимнең уллары да үзе кебек көчле булып, кечкенәдән үк авыл эшендә чыныгып үсәләр. Ни хикмәт, бу малайларның өчесенең дә хыяллары уртак була: алар өчесе дә очучы булырга, иксез-чиксез күкләрне иңләргә телиләр. Бәлки өлкән Гәрәйшинның армиядә десантчы булып хезмәт итүе, балаларның аның армия турында хикәятләрен тыңлап үсүе дә тәэсир иткәндер.

    Өлкән уллары Нәсим урта мәктәпне тәмамлау белән Пермь хәрби авиация-техник училищесына укырга керә. Аннан Н.Е. Жуковский исемендәге Академияне тәмамлап, озак еллар хәрби хезмәттә була.

    Икенче уллары - Расих Киров хәрби авиация-техник училищесын тәмамлый. Кече уллары Рамис тә Хабаровский чикләрендә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, очучы булу теләген тормышка ашыру өчен училищеларга барып карый, әмма укырга керми. Күрәсең, төпчек малай буларак, аның күңел түрендә әти-әнисе, сеңелләренә терәк, ярдәмче булу теләге өстенрәк булгандыр. Ул Яр-Чаллы политехника институтын тәмамлагач, озак еллар дәвамында "РемСервисТранспорт"ҖЧҖдә колонна начальнигы булып эшли.

    Училищены күптән түгел генә тәмамлаган Расих Гәрәйшинга хәрби хезмәт юлын иң кайнар нокталарның берсе - Әфганстаннан башларга туры килә.

    1984 елның мартыннан сентябрь аена (Баграмда) һәм 1986 елның июленнән 1987 елның июленә кадәр (Кандагар) Әфганстан Республикасында МИ-8 МТ вертолетында борт технигы, һава укчысы инструкторы булып үзенең интернациональ бурычын үти. Әфганда барлыгы 615 сәгатькә сузылган 520 хәрби очыш ясый.

    Күрсәткән батырлыклары өчен З нче дәрәҗә "СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен" («За службу Родине в ВС СССР» 3 степени) ордены белән бүләкләнә.

    ... Җәйге эссе көннәрнең берсендә энекәшем Расихның ялга кайткач, туры урманга килгәне хәтердә. Уттай печән өстендә авыл кешесе печәндә булмый, кая булсын инде. Ә Расих балачактан ук печән чапкан посадканы яхшы белә. Элекке кайтуларында кул биреп кенә күрешә идек. Бу юлысы ул барыбыз белән дә озак итеп кочаклашып күреште. Ут эченнән туган ягы, якыннары янына кайткан яп-яшь егетнең кичерешләрен аңлавы читен түгел иде ...

    Авыл, авыл инде ул. Анда иң беренче планда - эш. Расих белән озаклап сөйләшеп торган да истә түгел. Шулай итеп сугышның үзеннән, үлем белән яшәү арасыннан кайткан энекәш көне буе печән чапты. Печән икенче, өченче көнне дә дәвам итте. Һәм шул килеш янә сугышка китте ул. Беренче тапкырында кичәге курсант буларак, ни буласын белешмичә барса, бусында инде кайда барасын ачык аңлый иде. Ай, авыр булгандыр аңа.

    Ир туганнарымның берсе дә ачылып сөйләшми. Ә инде хәрби хезмәт турында әйтеп тә торасы юк. Расихтан да әфган турында күпме генә сорашмыйм, әллә ни мәгълүмат ала алмадым.

    - Яшь чакта ул турыда уйланмаган, - диде ул бер сөйләшүебездә. - Хәзер уйландыра. Мин моны спортлото уены белән чагыштырам. Синнән алда барган вертолетны бәреп төшерәләр. Бераз баргач, кырыйдагысын. Кайда төзиләр бит инде. Бер хәрби операция барышында 20 ләп экипаж очтык. Сагалап торганнар, десантларны төшергәндә ата башладылар. Шундагы югалтуларны искә алсаң, йөрәк әрни. Мин исән калдым, дип сөенә торган түгел, бергә хезмәт иткән иптәшләр, аларның туганнары, гаиләсе бик кызганыч. Минем гомерем булган, бәлки инәйнең догалары коткаргандыр. Кем белгән.

    Инәйнең сабырлыкларына таң калырлык. Ничекләр түзде икән ул? Әмма ул беркайчан да яшьле күзләрен безгә күрсәтмәде.

    Энекәшемә дөньяның әллә кайсы почмакларында хезмәт итәргә, тормыш авырлыкларын күп татырга туры килә. Бүгенге көндә запастагы майор Расих Гәрәйшин гаиләсе белән Калининград шәһәрендә яши. Шул шәһәрдә авиация-ремонт заводында техник контроль бүлеге инженеры булып эшли. Сугышның үзендә булса да, күңеле катмаган, нечкә күңелле, мөлаем һәм ярдәмчел ул.

    Нәсимә ГӘРӘЙШИНА (ФАЗЛЫЕВА),

    фото гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: