Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшь азнакайлылар янына күгәрченнәр килде - ФОТО

    Табигатьтә сирәк очрый торган токымлы кошларны күреп таң калдылар.

    Азнакайның Яшьләр үзәгендә гаҗәеп очрашу үтте. Анда шәһәребездә яшәүче үсмерләр, балалар тынычлык кошлары – күгәрченнәр үрчетүне хоббилары иткән кешеләр белән очрашып, шушы уникаль кошкайлар хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды. Табигатьтә сирәк очрый торган токымлы кошларны күреп таң калдылар. Казан шәһәрендәге күгәрченнәр үрчетү белән шөгыльләнүчеләр үзәгеннән килүчеләрнең бу игелек чарасы алар күңелендә озак сакланыр әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: