Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яраткан шигырьләребезне укыдык

    "Язгы игелеклелек атнасы" акциясе кысаларында Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Шигърият көне. Яраткан китапларны уку" дигән тематик кичә узды. Бүлек белгечләре һәм биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, аеруча Габдулла Тукай иҗатына тукталдылар. Авыл китапханәчесе Рәсимә Хәбис кызы шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Зилә Зәкиеваның "Туган авылым"...

    "Язгы игелеклелек атнасы" акциясе кысаларында Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Шигърият көне. Яраткан китапларны уку" дигән тематик кичә узды. Бүлек белгечләре һәм биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, аеруча Габдулла Тукай иҗатына тукталдылар. Авыл китапханәчесе Рәсимә Хәбис кызы шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Зилә Зәкиеваның "Туган авылым" җыры кичәне тагын да ямьләп җибәрде. Соңыннан барыбыз бергәләп "Туган тел" җырын башкардык.

    Г.Фадеева, социаль эш буенча белгеч

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: