Азнакаево
  • Рус Тат
  • Янгыннан каза күрүче азнакайлыларга ярдәм итик!

    ​​​​​​​Бәла агач башынна йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. 11 октябрьдә Чубар Абдулда гомер итүче Зариповлар йортында  чыккан янгын да өй хуҗаларының бер җайга баручы тормышларын астын өскә әйләндерде дә куйды.

    Бер мизгелдә кара күмер өеменә әйләнгән йортка карап, ничек үзәкләре өзелгәнен алар үзләре генә белә торгандыр.

    Әмма бәла-казадан беребез дә хали түгел. Бердәмлек авыр чакта беленә, диләр. Хөрмәтле, азнакайлылар, якташларыбызның хәсрәтен  бераз гына булса да  җиңеләйтеп, ярдәм кулы сузсак иде.

    Гаиләгә финанс ярдәме күрсәтү өчен исәп-хисап счетын да хәбәр итәбез. “Сбербанк” картасы номеры: 5469620012501076, Зарипов Ильнар Назипович. Элемтә өчен телефон: +79179103105 – Илнар.

    Акчалата ярдәм белән бергә төзелеш материаллары да гаиләгә зур файда булыр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: