Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ялган турфирмалардан сакланыгыз (КИҢӘШЛӘР)

    Җәйге сезонда бер көнлек турфирмалар барлык­ка килә. Клиентлардан акча алып югалалар, ә ял итәргә барырга җыенучылар, диңгез ярында ятасы урынга, суд юлында йөриләр. «Турпомощь» ассоциациясендә генә дә атнасына шундый өч-биш гариза кабул ителә. Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз: Иң элек тур алырга җыенган турфирманың репутациясен өйрәнегез. Интернеттан...

    Җәйге сезонда бер көнлек турфирмалар барлык­ка килә. Клиентлардан акча алып югалалар, ә ял итәргә барырга җыенучылар, диңгез ярында ятасы урынга, суд юлында йөриләр. «Турпомощь» ассоциациясендә генә дә атнасына шундый өч-биш гариза кабул ителә. Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

    Иң элек тур алырга җыенган турфирманың репутациясен өйрәнегез. Интернеттан аларның хезмәтләреннән кул­ланучылар калдырган бәяләмәләрне укыгыз, таныш-белешләрегездән сорашыгыз. Сыналган компанияләр базарда, иң кимендә, берничә ел эшли.

    Телефоннан шалтыраткач, сезнең белән сөйләшүче белгечнең сүзләренә игътибар итегез. Менеджер сезнең сорауларга төгәл, тулы җаваплар бирә алмаса, шикләнерлек урын бар. Ышанычлы компанияләрдә югары квалификацияле белгечләр эшли, алар сезгә бик күп мәгълүмат бирә ала.

    Тур алганчы, туризм өлкәсендәге терминнарны өйрәнегез. Туристлык фирмасы белгечләре белән сөйләшкәндә, кайбер сүзләрне дөрес аңламаска мөмкинсез. Әйтик, кайберәүләр туроператор белән турфирманы да аера алмый. Туроператор ул - турпродукт булдыручы, туристларга хезмәт күрсәтүне тәэмин итә торган компания. Ә турфирма исә туроператор барлыкка китергән һәм сатуга куйган юлламаны халыкка сату белән генә шөгыльләнә.

    Туроператорларның бердәм реестры Ростуризм сайтында урнаштырылган. Компанияне шушы сайттан эзләгез, таба алмасагыз, ул ялган фирма дигән сүз.
    Турагентларның реес­трын да тикшерегез. Икенче елдан һәр туристик агент мәҗбүри рәвештә турагентлар реестрында теркәлергә тиеш була. «Турпомощь» сайтында операторлар белән хезмәттәшлек турында килешүләре булган туристик оешмалар исемлеге булдырылачак. Хәзердән үк ике меңнән артык оешма сайттагы исемлеккә кергән инде. Сез мөрәҗәгать иткән турфирма әлеге исемлектә булса, шикләнер урын юк.

    Сез мөрәҗәгать иткән фирма эре туристик агент челтәренә карарга мөмкин. Бу хакта мәгълүматны менеджер аша белә аласыз. Мондый төр оешмалар да закон нигезендә эшли.

    Турфирма яки туроператор урнашкан офиста бердәм федераль реестрга кертелү турында мәгълүмат таныклыгы эленеп торырга тиеш. Аны күрмәсәгез, сорап алыгыз.

    Бәяләргә игътибар итегез. Алар бик арзан булса да шикле, шулай ук компания тиз арада бәя төшерә башласа да икеләнерлек урын бар. Арзан путевкалар акцияләр кысаларында яки «кайнар турлар» тәкъдим иткәндә генә була.

    Туристлык хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүне яхшылап укыгыз. Сезгә санап кителгән хезмәтләр анда барысы да булырга тиеш.

    Лотерея, төрле приз уйнатуларга сак карагыз. Намуссыз кешеләр, бүләк оттыгыз дигән булып, сезне ялга китәргә кыстый башлый. Анда барыр өчен сезгә, имештер, фәкать юл өчен генә түләргә кирәк була. Чынлыкта ул тулы бер тур бәясеннән дә артык булырга мөмкин. Биш йолдызлы отель дә гадәти хос­тел булып чыкмагае.

    Фото: medialenta.ru

    http://www.shahrikazan.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: