Реклама
Ял иртәсе. Әмма авыл кешесе өчен хезмәт иртәсе бу. "Язның бер көне елны туйдыра", - дибез. Нәкъ менә сабанда сайрашыр вакыт. Тракторлар басуга кузгалганчы, без, Тымытык авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, паркка механизаторлар янына ашыктык. Максатыбыз - ата-баба гадәте буенча аларны кырга озату. Сүзне ветераннар советы рәисе Рәфис ага Гайфуллин башлап,...
Ял иртәсе. Әмма авыл кешесе өчен хезмәт иртәсе бу. "Язның бер көне елны туйдыра", - дибез. Нәкъ менә сабанда сайрашыр вакыт.
Тракторлар басуга кузгалганчы, без, Тымытык авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, паркка механизаторлар янына ашыктык. Максатыбыз - ата-баба гадәте буенча аларны кырга озату. Сүзне ветераннар советы рәисе Рәфис ага Гайфуллин башлап, механизаторларыбызның язгы чәчүне исән-сау, бәла-казасыз башкарып чыгуларын теләде. Авыл үзешчәннәре Равил Шәфигуллин, Җәмилә Шәяхмәтова, баянчы Әнвәр Ризванов җыр-моңнары белән иртәнге һавада сайрар кошларны көнләштереп, игенчеләребезнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Равил хәзрәт ил-көнгә бәрәкәт теләп дога-аятьләр укыды. Агрофирманың Тымытык бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Харрасов чыгыш ясады. Механизаторлар, бисмилла әйтеп, кырга кузгалды. Кешенең яшәешен үзләренең хезмәтләре белән туендырып торучы игенчегә мең-мең рәхмәт!
Раушания Идрисова, Тымытык авылы мәдәният йорты директоры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз