Якташ язучылар бездә кунакта
Ноябрь уртасы әдәби очрашуларга бай булачак. Танылган әдипләребез Нур Әхмәдиев һәм Марсель Галиевкә быел 65 яшь тула. Шул уңайдан район балалар китапханәсендә әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла. 15 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә "Төбәгебез нуры - Нур" исеме астында шагыйрь Нур Әхмәдиев белән очрашу үткәрелә. 16 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә исә Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель...
Ноябрь уртасы әдәби очрашуларга бай булачак. Танылган әдипләребез Нур Әхмәдиев һәм Марсель Галиевкә быел 65 яшь тула. Шул уңайдан район балалар китапханәсендә әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла.
15 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә "Төбәгебез нуры - Нур" исеме астында шагыйрь Нур Әхмәдиев белән очрашу үткәрелә.
16 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә исә Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиевнең яңа гына дөнья күргән 6 томлыгы тәкъдир ителәчәк. "Бөеклек дәрәҗәсендәге гадилек" дигән әлеге кичәдә язучының иҗат юлы белән якыннан танышырга, автографын алырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев