Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яхшыбай авылында яшәүче Шакирҗан ага Усманов 90 яшен билгеләп үтте - ФОТО

    Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм биләмә, хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде.

    Шакирҗан Усманов Яхшыбай авылында туып, гомере буе шушында яшәгән. Авыр сугыш елларында яшүсмер килеш атлар белән ашлыгын да ташыган, урман кисүгә йөргән. Кәкре Елга МТС ында тракторчы, комбайнер булып эшләгән. Соңрак ул УПНП КРС ка машинист булып килгән. Күпсанлы Мактау грамоталарына, медальләргә ия. Җәмәгате Рәйсә белән 3 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә тыл ветераны ялгызы яшәсә дә, балалары, оныклары һәр атнада кайтып, кадер-хөрмәт күрсәтеп, ярдәм итеп тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: