Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яңгыр да комачауламады

    Район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие, ширкәт җитәкчеләренең халык белән очрашуларының чираттагысы Гурьянов урамы 3а, 3 йортларда яшәүчеләр белән булды. Коеп яуган яңгырга да карамастан, халык күп җыелган иде һәм аларның сорау-тәкъдимнәре дә күп булды. Иң борчыганы: капиталь ремонттан соң вентиляцияләрнең тиешенчә эшләмәве. Биредә яшәүчеләр шулай ук квартал эчендәге юлларның...

    Район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие, ширкәт җитәкчеләренең халык белән очрашуларының чираттагысы Гурьянов урамы 3а, 3 йортларда яшәүчеләр белән булды.
    Коеп яуган яңгырга да карамастан, халык күп җыелган иде һәм аларның сорау-тәкъдимнәре дә күп булды. Иң борчыганы: капиталь ремонттан соң вентиляцияләрнең тиешенчә эшләмәве. Биредә яшәүчеләр шулай ук квартал эчендәге юлларның тигез булмавы, шул юллардан көне-төне музыка акыртып машиналар йөрүеннән зарландылар. Күпсанлы сорауларга муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров һәм башка җитәкчеләр җавап бирде. Алар мәсьәләне өйрәнеп, ярдәм итәчәкләрен әйттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: