Яңа Юлга Нәүрүз килде
Азнакайның Яңа Юл микрорайоны үзе бер зур бистә булып, барлык бәйрәмнәрне матур итеп билгеләп үтеп яши. Теге атнада гына халык Май чабу бәйрәменә җыелган булса, бу атнада Нәүрүзне гөрләтеп уздырдылар.
Яңа ел алдыннан гына ачылган күп функцияле үзәк каршында мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәргә дә, балаларга да кызыклы тамаша, уеннар һәм бәйгеләр әзерләгәннәр. Үзәк директоры Алмаз Закиров үзе дә җырда кимен куймый!
Бәйрәм белән котларга район җитәкчеләре дә килде.
“Бәрәкәтле еллар, имин язлар булсын! Шушы матурлыкка сокланып, шөкерана кылып, бергә-бергә тату гына яшәргә язсын”, - дип район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев изге теләкләрен җиткерде.
9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәтен белдерде.
“Яңа Юлга беренче казык какканга быел 30 ел була. Шул чор эчендә 30 урам калкып чыкты. 250 гектар җирдә 2 меңнән артык йорт теркәлгән, халкы 3 меңнән артык”, - дип саннарга да тукталды.
Иҗтимагый үзидарә рәисе халык белән актив эш алып бара. Җәен чүп үләннәрен чабу, яз-көз агачлар утырту кебек эшләрдә башлап йөри. Әле менә былтыр грант та откан һәм ул акчага күп функцияле үзәк ихатасында балалар уен мәйданчыгы корылган.
Аңа теләктәшлек белдереп, Яңа Юл Нәүрүзенә шәһәребез территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә кул эшләре, аш-су күргәзмәсе белән килгәннәр. Шулай ук 9 нчы мәктәп коллективы да бәйрәмдә актив булды.
Халык бәйрәмдә күңел ачып кына калмады, киң күңелле, оста куллы бистәдәшләренең тәмле коймаклары, карга боткасы белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев