Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яңа ел ишек кага!

    Яңа ел - көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Ләкин аны иң көтеп алганы - балалар. Бу чорда район күләмендә төрле бәйрәм чаралары оештырыла: - 28 декабрьдә Мәдәният йортында 14.30, 16.30 һәм 18.30 сәгатьтә балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре уза; - 3 гыйнвардан 9ына кадәр 10.00 сәгатьтә Боз сараенда азнакайлылар өчен күмәк...

    Яңа ел - көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Ләкин аны иң көтеп алганы - балалар. Бу чорда район күләмендә төрле бәйрәм чаралары оештырыла:

    - 28 декабрьдә Мәдәният йортында 14.30, 16.30 һәм 18.30 сәгатьтә балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре уза;

    - 3 гыйнвардан 9ына кадәр 10.00 сәгатьтә Боз сараенда азнакайлылар өчен күмәк бозда шуулар оештырыла;

    - 3 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Кар кызы һәм аның дуслары» күмәк күңел ачулар;

    Реклама

    - Тукай һәм Яңа Юл микрорайонында яшәүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызын 4, 6 гыйнварда 10.00 сәгатьтә «Тарсус» паркында каршы алачаклар;

    - 4 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Күңелле кышкы чор» уены узачак;

    - 5 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Кышкы күңел ачулар» спорт уеннары;

    - 10,11 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Актүбә бистәсе кар шәһәрчегендә төрле яшьтәге балалар өчен уеннар оештырыла.

    Барыгызны да бәйрәмнәргә көтеп калабыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: