Азнакаево
  • Рус Тат
  • Йә дәүләт теле, йә туган тел

    Татарстанда "Россия Федерациясе халыклары телләре турында"гы Федераль законга төзәтмәләр тискәре бәя алды. Закон проектына каршы булучылар үзгәрешләр милли телләрнең статусын киметә, дип саный. Әйтик, аның аркасында республика мәктәпләрендә рус теле белән чагыштырганда татар теле дәресләре кимергә мөмкин. Татарстан парламентарийлары закон проектына карата дәгъваларын республика Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм...

    Татарстанда "Россия Федерациясе халыклары телләре турында"гы Федераль законга төзәтмәләр тискәре бәя алды. Закон проектына каршы булучылар үзгәрешләр милли телләрнең статусын киметә, дип саный. Әйтик, аның аркасында республика мәктәпләрендә рус теле белән чагыштырганда татар теле дәресләре кимергә мөмкин.


    Татарстан парламентарийлары закон проектына карата дәгъваларын республика Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында җиткерде. Безгә комитет рәисе Разил Вәлиев сөйләгәнчә, депутатларны яңа закон проектының күп пунктлар буенча Россия Конституциясенә каршы килүе борчый икән.

    - Конституция нигезендә телләрнең өч статусы бар: РФ дәүләт теле (рус теле), РФ субъектының дәүләт теле һәм туган тел, - ди депутат. - Һәр статусның үз файдалану кагыйдәләре язылган. Әйтик, милли субъектлар ике телдән файдалана: рус һәм икенче дәүләт теле. Ә яңа закон икенче дәүләт телен файдалануны мәҗбүри итми. Без, әлбәттә, моңардан канәгать түгел. Шулай ук яңа закон милли рус булмаган гаммәви мәгълүмат чараларның мөстәкыйльлеген дә чикли. Алар үз телләрендә тапшырулар иҗат итә алмый - рус хәбәрләрен генә тәрҗемә итәргә мөмкин. Бары телгә өйрәтүче тапшырулар гына мөстәкыйль була ала.

    Шулай ук депутатларга төзәтмәләрдә "Россия милләте" дигән төшенчә булу да ошамаган, ул илдә яшәүчеләрне бер төссез массага әйләндерә.

    Тагын бер киртә - Конституция буенча дәүләт теле саналган рус теленә туган тел статусын бирү. Разил Вәлиев аңлатканча, төзәтмә авторлары милли республика мәктәпләрендә рус теле бөтенесе өчен дәүләт теле, ә рус милләтле балалар өчен туган тел буларак, ягъни зуррак күләмдә укытуны тели. Искәртеп узабыз, укучыларның ата-аналары кергән "Татарстан мәктәпләрендә рус теле" хәрәкәте тарафдарлары нәкъ менә шуның өчен көрәшә дә.

    Әмма депутатлар рус теленә өстәмә статус бирелгән очракта, белем бирү программасында республиканың дәүләт теле сыйфатында укытуга бүленгән дәресләр саны кимергә мөмкин дип саный. Ә депутатлар моны теләми.

    - Миңа калса, әлеге закон проектын Россиядә милләтара мөнәсәбәтләрне бозарга омтылучы ниндидер деструктив көчләр эшләгән. Соңгы вакытта барлык милләтләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен милли сәясәтне гадиләштерү максатында күп нәрсә эшләнә. Тик кемгәдер бу ошамый, күрәсең. Мин Дәүләт Думасы депутатлары әлеге төзәтмәләрне хупламас дип өметләнәм, - ди Разил Вәлиев.

    Әйтергә кирәк, "Телләр турындагы..." законга төзәтмәләр Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясе, прокуратура һәм башка Татарстан ведомстволарында да тискәре бәяләмә алды, дип хәбәр итә
    http://intertat.ru/ (Сергей ТАРАСОВ)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: