Азнакаево
  • Рус Тат
  • Волейбол буенча ярышларда беренчелекне янгын сүндерүчеләр алды

    Азнакай шәһәренең волейбол федерациясе инициативасы белән Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап хәрби структура һәм ведомства командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Әлеге ярышта Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге командасы да көч сынашты. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкләде. Киеренке ярышта беренчелекне 24 нче янгын часте командасы отты. Икенче урында - район...

    Азнакай шәһәренең волейбол федерациясе инициативасы белән Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап хәрби структура һәм ведомства командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Әлеге ярышта Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге командасы да көч сынашты. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкләде.

    Киеренке ярышта беренчелекне 24 нче янгын часте командасы отты. Икенче урында - район җитәкчелеге, шәхси саклык предприятиесе «Витязь» - өченче.

    Азнакайның хәрби комиссары Рәдиф Камалиев җиңүчеләргә грамоталар, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов истәлекле бүләкләр тапшырды.

    А. Никулин, 24 нче янгын часте җитәкчесе урынбасары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: