Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ветераннарыбызның һәрберсе - легендар шәхес

    - И-и, элек бер дә мондый түгел идем, әллә нишләдем әле! Редакциябездә техничка булып эшләгән Лиза апаның шулай дип ишектән килеп керүен үзебезнең яшь барган саен елмаеп искә алабыз. Ул инде күптән гүр иясе. Без эшкә аяк баскан чорларда җир җимертеп, каләм очыннан утлар чәчрәтеп йөргән журналистларыбыз Ибраһим Вәлиев, Әхәт...

    - И-и, элек бер дә мондый түгел идем, әллә нишләдем әле!

    Редакциябездә техничка булып эшләгән Лиза апаның шулай дип ишектән килеп керүен үзебезнең яшь барган саен елмаеп искә алабыз. Ул инде күптән гүр иясе. Без эшкә аяк баскан чорларда җир җимертеп, каләм очыннан утлар чәчрәтеп йөргән журналистларыбыз Ибраһим Вәлиев, Әхәт Мөхәммәтшин, Фәһим Шәймәрданов, дубляж буенча редак- тор урынбасары Антонина Таланова, үтә сабыр, ипле һәм итәгатьле машинисткаларыбыз Зәйтүнә Мортазина, Әлфия Шәфыйкова да арабызда юк. Шөкер, аларның һәрберсеннән тәҗрибә туплап кала алганбыз. Әхәт Хаҗи улының сәяси темага материалларны русчадан татарчага турыдан-туры машинисткага тәрҗемә итүенә кызыгып куя идем. Эшли-эшли без дә шул дәрәҗәдә шомардык. Ибраһим Галим улы өстәле каршына утыртып, материалын тикшертми калмый иде. "Шәпме?" - дип сорап куярга да онытмый. "Шәп!" - димичә кара! Алар шулай язмаларына таләпчән караганга, хаталары да сирәк киткәндер.

    Без, яшьләр, тиз-тиз язабыз да, машинисткага кертеп атабыз. Кайчагында укып чыгарга да вакыт булмый. "Әй, Габидә апа төзәтер әле", - дип күңелне тынычландырабыз. Ә ул, чыннан да, әллә нинди хаталар таба. Шуңа күрә җиде дистәне түгәрәкләп килсә дә, һаман сафта. Рус газетасы корректоры Роза Шәрифуллинаның, соңыннан аны алыштырган Наилә Газизуллинаның да күзләре шулай үткен иде. Ул чакта подчитчик дигән штат бар иде, ягъни корректорларга материалларны укуда ярдәмче. Бу урында Әминә Хәкимова эшләде. Аннан соң ул Мәйсәрә Гәрәева белән газета басуга күчте. Әминәдә - ирләр холкы, батыр, тәвәккәл, иң беренчеләрдән булып "тимер ат" егәрләде.

    Тәрҗемәчеләр Асия Закирова һәм Рәмзия Габдуллина турында бик күп җылы сүзләр язарга була. Аларның бүлмәсе магнит кебек һәркемне үзенә тартып торды. Серләшсәң - сереңне, бүлешсәң шатлыгыңны сыйдыра ала торган йөрәклеләр. Ялга киткән чакларда аларны шушы урында озак еллар хезмәт куйган Энҗе Вәлиева алыштырды. Заманында ул профсоюз комитеты рәисе дә булган, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан. Быел Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган район үзешчән-сәнгать смотрында да редакциябез данын лаеклы яклады ветераныбыз.

    Өч сан һәм өч фамилия белән авыл хуҗалыгы эшләре турында дүртәр-бишәр битлек материаллар яза торган Әсгать Сәгытдинов та газетабызның тере легендасы. Аның 40 ел гомере журналистика өлкәсенә багышланган. Район хуҗалыклары буйлап йөргән юлларын чакрымнарга салсаң, җир шарын ничә уратып чыгарга җитәр иде икән?

    Сәнәгать бүлеген җитәкләгән Нәфис Гәрәйшинның кырыс холкына карап, күңел бозларын эретә торган лирик шигырьләр язадыр дип мәңге уйламыйсың.

    "И, гүзәлләрнең гүзәле,

    И, матурлык алласы,

    И, оҗмахларда үсәсе

    Алмагачның алмасы", - дигән сихри юлларны ул туган көн саен һәрберебезгә атап яңгырата иде. Әле дә ветераннар белән очрашуларда без аннан бу шигырьне сөйләтми калмыйбыз.

    Үзе дә мәңге яшь күңелле, җитез, кайда нәрсә буласын алдан белеп торучан, яшьләр һәм мәктәпләр бүлеген җитәкләгән Нәсимә Камалиева белән юлларыбыз мин унынчыда укыганда ук кисешкән иде. Хәтта газетаның 50 еллык юбилее уңаеннан төшкән фотосурәтебез дә бар. Кем белә, бәлки шул чорда күңелемә журналистика чаткысы салынгандыр.

    Ә "Маяк"ка кереп китүемдә Ясир Хөснетдиновның роле зур булды. Казан дәүләт университетында укыганда бер тулай торакта аралашып яшәгән Надия Шәйхетдинованың хәлен белергә генә кергән идем редакциягә. Һәм шул керүдән өч дистә елга берегеп калдым. Ясир Фәрваз улы, баш мөхәррир буларак, безнең кебек яшьләрнең һәр материалын энәдән-җептән үткәрә, төпле киңәшләрен бирә иде. Беркайчан, беркемгә каты бәрелгәнен, кычкырып сүз әйткәнен хәтерләмим. Шул йомшаклыгы белән үзен хөрмәт иттерә, безне мәкаләләребездә тәнкыйть утына эләккән ярсу җитәкчеләрдән калкандай яклый белде.

    Аннан соңгы мөхәрриребез Гәүһәр Шәймәрданованы без алдынгы карашлы, заман сулышын тоючы, компьютерлаштыру чорының башында торган җитәкче итеп искә алабыз.

    Радиоалгычлар аша иртәләрен ефәк тавышы белән уятучы Фәния Хөснетдинованы азнакайлылар яхшы хәтерлидер. Мәдәният өлкәсеннән журналистикага килеп кергән Фәниябезнең иҗат күәсе бай. Казан дикторлары көнләшерлек итеп сөйли, сандугачлар тын калырлык итеп җырлый иде ул. Дубляж буенча редактор урынбасары булып күчкәч, бик таләпчән, грамоталы, рус телен тирәнтен белүче хезмәткәр итеп танытты үзен.

    Ветераннар сафын соңгылардан булып Наил Абдуллин тулыландырды. Башта газетабызда җаваплы секретарь, аннан бораулау эшләре идарәсендә эшләп алганнан соң, юллары аны кабат "Маяк"ка алып кай- тты. Биредә үзенә таныш сәнәгать бүлеген җитәкләп, саллы-саллы мәкаләләр язды. Хәзер дә үткәндә-сүткәндә кереп, мыек астыннан гына елмаеп, кызык-кызык мәзәкләр сөйләп, кызларны көлдереп китә.

    Нәсимә Фазлыева турында "иде" дип язарга иртәрәк. Ул әле быел гына "пенсионер" исемен күтәрде, эштән туктарга исәбе юк. Гомумән, безнең редакциядә лаеклы ялга чыккач та кимендә ике-өч ел эшлиләр. Чабышкы атны бит шундук туктатырга ярамый.

    Безнең дә чират җитеп килә. Ветераннар сафын яшьләр тулыландыра. Аларга да шулай легендаларга керерлек итеп эшләргә, "Маяк"ның бик күп юбилейларын күрергә насыйп булсын.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: