Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ветеран Лена Ягъфәрова Азнакайның үткәнен һәм хәзергесен чагыштырып сөйләде

    Кеше олыгая барган саен үткән гомерен уйлый икән ул. Мин дә шулай хәтирәләргә чумып, еш уйланып утырам. Тормыш иптәшемнең вафатына да алты ел. Исән булса, быел 80 яшен билгеләп үтәр идек. Яшисе дә яшисе иде әле. Әле генә шикелле Казан ветеринария институтын тәмамлап, 23 яшендә элеккеге Тымытык районына юллама белән...

    Кеше олыгая барган саен үткән гомерен уйлый икән ул. Мин дә шулай хәтирәләргә чумып, еш уйланып утырам. Тормыш иптәшемнең вафатына да алты ел. Исән булса, быел 80 яшен билгеләп үтәр идек.

    Яшисе дә яшисе иде әле. Әле генә шикелле Казан ветеринария институтын тәмамлап, 23 яшендә элеккеге Тымытык районына юллама белән ветеринария табибы булып эшкә килгән иде. Еллар бер-бер артлы сизелми узып та киткән. Район ветеринария табибы булып эшләгәндә, аңа 37 яшь чагында, "Вахитов исемендәге" совхозны аерып, "Урманай" совхозын оештырып җибәрделәр.

    Бөтен энергиясен, көчен биреп, юктан бар булган шушы хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгарды. Совхоз һәрвакыт рентабельле булды, керемгә эшләде, бик күп байраклар алды. Сарыкчылык тармагы буенча республикада алдынгылар рәтендә иде. Көндәлек хуҗалык эшләре өстенә әле тагын күпме төзелешләр алып барылды, аларны санап бетергесез. Ул елларда материалларга кытлык.

    Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, даминистратив бина, ашханә, эшчеләр өчен торак йортлар, терлекчелек фермалары, машина-трактор паркы... төзелде. Фердинанд Каюм улы бөтен яшьлеген шушы совхозга багышлады. Бирегә күчеп килгәндә гаиләдә өч улыбыз булып, авылда ни мәктәп, ни балалар бакчасы юк иде. Юллар начар...

    Совхоз оешкач, авыл советы да оештырдылар, мин анда секретарь булып эшләдем. Советка өч авыл керде. Ул чагында бухгалтер штаты юк, салымын да, иминият взносын да үзебез җыябыз. Авыл советы рәисе булып яшь кенә Әнис Кәлимуллин эшләде. Бик тырыш кеше, зур хезмәт куйды.

    Мин боларны ни өчен язам? Күптән түгел бусагамны атлап район җитәкчеләре - Марсель Шәйдуллин һәм Айдар Шәмсетдинов килеп керделәр. Бу минем өчен әйтеп бетергесез куанычлы хәл булды. Аларны әти-әниләре ничек шулай мәрхәмәтле итеп тәрбияләгәндер, өлкәннәргә бик тә игътибарлылар.

    Бу хакта, гомумән, соңгы вакытта Азнакаебызның бигрәк тә үсеш-үзәгрештә булуы турында җирле радио, телевидение тапшыруларыннан, үзебезнең яраткан "Маяк" газетасыннан күреп, ишетеп, укып торабыз.

    Радиодан Азнакаебыз турында берсеннән-берсе матур җырларны тыңлап, күңелләр күтәрелеп китә. "Маяк" хакында бигрәк тә аерып әйтәсем килә. Ул елдан-ел яхшыра, эчтәлекле була бара. Без, гомере буена аны алдырган өлкән кешеләргә бу бигрәк тә сизелә.

    Мин үзем аны көтеп алам. Язма-хәбәрләрдән күренгәнчә, район һәр тармакта яңарышлар кичерә. Җирлегебездә халык өчен бик күп эшләр башкарыла. Районыбыз әнә шулай республикада гөрләсен, чәчәк атсын. Ил-көннәребез имин булып, җитәкчеләребез шулай акыл белән эш итсеннәр, халык хөрмәтендә булсыннар.

    Лена Ягъфәрова, Азнакай шәһәре

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: