Реклама
Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында 8 хәбәр алынган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы турында борчылып сөйләде. Сүз дә юк, боларның барысында да иң беренче чиратта үз милкенә җаваплы карамаган хуҗалары гаепле. Авылларда шәхси хуҗалыкларга үтеп кереп,...
Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында 8 хәбәр алынган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы турында борчылып сөйләде. Сүз дә юк, боларның барысында да иң беренче чиратта үз милкенә җаваплы карамаган хуҗалары гаепле. Авылларда шәхси хуҗалыкларга үтеп кереп, сарык урлау очраклары да ешайган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз