Азнакаево
  • Рус Тат
  • Уңышларыбызның нигезе – эшсөяр Азнакай район халкы

    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Миргасим Вәлиевич, авыл хезмәтчәннәре бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылый? - Уңышларыбыз куанычлы, эшләребез күркәм булгач, бәйрәм итү дә күңелле. Республикабызның иң зур мәйданнарын биләгән Азнакай басуларында 59...

    Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    - Миргасим Вәлиевич, авыл хезмәтчәннәре бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылый?
    - Уңышларыбыз куанычлы, эшләребез күркәм булгач, бәйрәм итү дә күңелле. Республикабызның иң зур мәйданнарын биләгән Азнакай басуларында 59 мең гектарда уҗым һәм сабан культуралары игелде. Табигать шартларының кырыс килүенә карамастан, игенчеләребез авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күрсәткечләре буенча республикада алдынгылар рәтендә. 135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерделәр. Өстәлләребез түрендә урын алган ипекәйдә һәр игенче, һәр механизатор, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт куйган һәркемнең саллы өлеше бар.
    Язгы кыр эшләренә алдан ук ныклы әзерлек эшләре барды. Районыбыз хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә кереште. Игеннәрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмаска кирәк иде. "Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә" дип җырлыйлар җырларда да. Безнең иген кырлары да күз явын алырлык чиста һәм бай булды. Бу, беренче чиратта, тиешле агротехник шартларны үтәүгә, игенченең һөнәри осталыгына бәйле.
    Районда урып-җыю эшләрен иң беренчеләрдән булып "Стәрле" хуҗалыгы төгәлләде. Алар гектардан уртача 32 центнер уңыш алды. Шулай ук "Тукай" хуҗалыгы да гектардан 30,5 центнер икмәк җитештерүгә иреште. Районыбызда иң зур хуҗалыкларның берсе булган "Азнакай"АФ" җәмгыяте уртак калачка иң саллы өлеш кертүче. Алар 41 мең тонна икмәк җитештерделәр. Уртача иген уңышы 22,5 центнер. Кайбер арыш басуларыннан 31 әр центнер уңыш алдылар.
    Болар барысы да алдынгы технологияләрне кулланып, үзвакытында ашламасын кертеп, игеннәрне сабый баладай тәрбияләп үстерү нәтиҗәсе.
    Әлбәттә, бу күрсәткечләр иртә таңнан төн уртасына кадәр басулардан кайтып кермәгән игенчеләребезнең намуслы хезмәт җимеше дә. Алар арасында "Азнакай" АФ" ҖЧҖннән Илнур Зәкуанов, Илгиз Хикмәтуллин, Илдар Зарипов; "Тукай" хуҗалыгыннан Ленар Мәрданшин, Даниэль Нетребин, Рәшит Гыймаев; "Чалпы" хуҗалыгыннан Рәшит Шакиров; "Союз-Агро" хуҗалыгыннан Сергей Матвеев, Флюр Кәримов; "Марс" хуҗалыгыннан Илшат Хөсәенов, Фирдәвес Кәримов һәм башка бик күпләр бар. Өстәлләребез мул, тормышыбыз бәрәкәтле булсын өчен игенчеләребез мөмкин булганның барысын да эшләде.
    Алдагы ел өчен дә ныклы нигез булдырылды - барлык чәчүлек мәйданның 93 проценты эшкәртелде. Киләсе ел уңышы өчен без быел 18 мең гектардан күбрәк көзге культуралар чәчеп калдырдык. Амбарларга җитәрлек күләмдә орлык салынды.
    - Районыбыз терлекчелек өлкәсендә дә югары потенциалга ия.
    - Терлекчеләребез дә сынатмый. Бүгенге көндә 33 меңнән артык мөгезле эре терлек булса, шуның 11 меңе савым сыерлар. Киләчәктә без мөгезле эре терлек санын 40 меңгә кадәр җиткерү бурычын куябыз. Быел 10 айга 32 мең тонна сөт (узган ел белән чагыштырганда 720 тоннага күбрәк) һәм 2 мең 400 тонна ит җитештерелде.
    Без терлекчелек продукцияләрен җитештерү һәм сатуда "Союз-Агро", "Марс", "Азнакай" АФ" ҖЧҖләре, "Таллы Бүләк" АХҖК уңышлары белән горурланабыз.
    Алдынгы терлекчеләребез арасыннан "Азнакай" АФ" ҖЧҖннән Римма Салихова, Флүзә Закирова, Раушания Мәҗитова; "Союз-Агро" җәмгыятеннән Алсу Фазлыева; "Таллы Бүләк" АХҖКннан Мөхтәрәмә Хәсәншина; "Тукай" хуҗалыгыннан Мөхәммәтдин Хәертдинов; «Габдрахманов Л.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рифат Фазуллин һәм башка бик күпләрнең исемнәрен атап китәргә мөмкин булыр иде.
    - Районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермаларын оештыруга зур игътибар бирелә.
    - Авылда инициативалы, булдыклы кешеләрне якларга кирәк. Без авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән бергә халыкның активлыгын күтәрү, эшмәкәрлекнең кече формаларын үстерүгә дә җитди игьтибар бирәбез. Районда 70 кә якын фермер 19 мең гектардан артык чәчүлек җирдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Гаилә фермалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Киләчәктә гаилә фермаларының санын 30га кадәр җиткерү бурычын куябыз. Район Советы карары белән 4-5 баш сыеры булган хуҗалыкларга савым аппараты бүләк итәбез. Бүгенге көнгә 422 гаилә шундый аппаратка ия булды инде. Шәхси хуҗалыкларда мал саны арту, фермерлык үсеше авыл башлыкларының тырышлыгына да бәйле. Ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә Стәрле, Сарлы, Кәкре Елга, Әсәй, Әлкәй авыл җирлекләре башлыклары аеруча актив эшли.
    Табыннарыбызны сыйфатлы терлекчелек продукциясе белән баетуда, яңа эш урыннары булдыруда "Союз-Агро" хуҗалыгының Актүбә комплексындагы мега-ферманың роле зур. Анда 1200 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 500е савым сыерлар. Быел шулай ук 4000 башка исәпләнгән терлек симертү мәйданчыгы эшли башлады. Анда әлегә 700 баш мал бар.
    - Ирешкән уңышлар җитәкчелек белән үзара ярдәмләшеп, уртак тел табып эшләү нәтиҗәседәдер?
    - Без хөкүмәтебез, район җитәкчелегенең, нефтьчеләребезнең ныклы ярдәмен тоябыз. Районга республикабызның авыл хуҗалыгы министрлыгының ярдәме бик зур. Авыл хуҗалыгы үсеше өчен 181 миллионга якын төрле субсидияләр кертелде. Авыл хуҗалыгы өлкәсе, шул исәптән районның социаль-икътисади үсешенә күрсәткән ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Наил Мәганов, республикабызның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка зур рәхмәтлебез. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы өлкәсенә аеруча зур игътибар бирә. Районда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, халкыбызны үз җирлегебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Шәһәребездә Азнакай икмәк заводы, сөт комбинаты эшли. Базар, атна саен диярлек ярминкәләр гөрләп тора.
    Бар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган ветераннарыбыз зур хөрмәткә лаек. Районда аксакалларыбыз катнашында "Халык контроле" комиссиясе эшләп килә. Алар үзләренең искиткеч зур тәҗрибәсенә таянып, чәчү, терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю чорында тикшерүләр уздыралар, акыллы киңәшләрен бирәләр.
    Агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше социаль-икътисади әһәмияткә ия. Авыл хезмәтчәннәре ирешкән уңышлар социаль проблемаларны чишү, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуда төп шарт булып тора.
    Әлбәттә, бу уңышлар районыбыз өчен чик түгел. Тырышып эшләгәндә безнең мөмкинлекләребез зур. Алда безне зур бурычлар һәм яңа максатлар көтә. Азнакай алга таба да республикада авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә әйдәп баручы район булырга тиеш.
    Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җитештерү индустриясе эшчәннәре, ветераннар! Сезнең һәммәгезгә эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә уңышлар телибез. Табыннарыбыз мул, тормышыбыз имин булсын!
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: