Азнакаево
  • Рус Тат
  • Уңышларыбызның нигезе – эшсөяр авыл халкы

    Һәм менә быел да, һава шартларының кырыслыгына карамастан, алар уртача 33 әр центнер уңыш җыйганнар. Тулай җыем 42 мең 37 центнер тәшкил итә. Язгы кыр эшләрен йоласына туры китереп, бабайларның изге догасы белән районда иң беренчеләрдән булып, оешкан төстә башлап җибәрделәр. Һәр елны Сабан туе алдыннан хуҗалык басуларын тикшереп чыгучы...

    Һәм менә быел да, һава шартларының кырыслыгына карамастан, алар уртача 33 әр центнер уңыш җыйганнар. Тулай җыем 42 мең 37 центнер тәшкил итә. Язгы кыр эшләрен йоласына туры китереп, бабайларның изге догасы белән районда иң беренчеләрдән булып, оешкан төстә башлап җибәрделәр. Һәр елны Сабан туе алдыннан хуҗалык басуларын тикшереп чыгучы махсус комиссия тукайлыларның чиста, тигез булып тишелгән иген басуларына югары бәя бирде һәм аларга бәйрәмдә өр-яңа автомобиль ачкычы да тапшырылды.


    Бу уңышларга ирешүдә тырыш хезмәт куйган үз эшенең чын осталары булган авыл эшчәннәре биредә бик аз, бармак белән генә санарлык. Шуңа да вакыты белән аларга берничәшәр кеше урынына эшләргә туры килә. Мәсәлән, тәҗрибәле, тырыш белгеч - бригадир Марсель Фәизов кебек хезмәткәрләр биредә алтын бәясенә тора. Алдынгы комбайнчылар Инсаф Мияссәров "Акрос" комбайнында, Әсгать Бикмөхәммәтов "Нью Холланд"та 17 шәр мең центнер ашлык суктырганнар. Уңган машина йөртүчеләр Азат Шәйгәрданов белән Раил Рәфыйковлар берөзлексез ашлыкны амбарларга ташыганнар. Урып-җыю чорында авылдашлар үзләрендә зур җаваплылык тоеп, бердәм булып ярдәмгә чыкканнар. "Тукай"лылар районда иң беренчеләрдән булып 28 августка урып-җыю эшләрен тулысы белән тәмамладылар. Хуҗалыкта киләсе ел уңышы өчен тулы нигез салынган. Көздән үк 100 процент җирләрен эшкәртеп куйганнар. Елдан-ел катлауланып килүче һава шартлары җир эшкәртүдә яңа, нәтиҗәле алымнарны куллануга этәрә. Мәсәлән, быел хуҗалыкта тирәннән сөрүгә зур игътибар бирелгән.


    "Тукай" хуҗалыгында игенчелек белән беррәттән терлекчелеккә дә зур игътибар бирелә. Сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану буенча зур эш башкарыла. Хуҗалыкта 1232 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 38 башка арткан. 300 баш савым сыерлары бар. Тукайлылар районда югары терлекчелек продукциясе җитештерүче хуҗалыкларның берсе. Бүген көненә 3600-3700 кг сөт җитештерәләр, быелның ун аенда 12 мең 700 центнер. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 377 центнерга күбрәк. Көнгә бер сыердан 12,5 кг сөт савып алына. Ит җитештерү дә узган елдан 6 процентка арткан. Малкайларга булган җылы караш нәтиҗәсендә, үлем-китемнәргә юл куелмый. Быел исә бозау алу да 31 башка арткан. Биредә үз эшләренең чын осталары булган, мал җанлыклы терлекчеләр эшли. Фидакарьләр арасында менә инде 10 ел рәттән таналар караучы Гөлшат Сафиуллина, яшь бозаулар караучы Сиринә Мияссәрова, Риф Минһаҗетдинов, сыер савучы Фәйрүзә Гайсина һәм башкалар бар.


    Чубар Абдул җирлеге халкы үзләренең мөстәкыйль хуҗалыгы булу һәм аны 12 ел дәвамында үз авылларында туып үскән Габделәхәт Рәфыйков җитәкләве белән чиксез бәхетле. Нинди генә гозер туса да, мөрәҗәгать итәр, барып керер җирләре бар. Кирәгенчә печән, саламын ишек алдына ук китереп бушатканнар, пай җирләре өчен ашлык бирелгән.


    - Ашлыкны арзан бәядән халыкка күпме кирәк, шуның кадәрле бирдек, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Кызыксындыру чарасы буларак, комбайнчыларга бушка 3 әр центнер икмәк бирелде. Шундый ук кызыксындыру чаралары терлек азыгы хәзерләүчеләргә дә күрелде. Ирешкән уңышларыбыз авыл халкының фидакарь хезмәте, ярдәме, бергәләп, ярдәмләшеп эшләү нәтиҗәсе бит ул. Шуңа да алар ярдәмгә дә, хөрмәтләүгә дә бик лаек!


    Нәсимә Фазлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: