Азнакаево
  • Рус Тат
  • Уңыш нигезе – уртак тырышлык

    Конференция залында "Азнакайнефть" идарәсендә 2011 ел йомгаклары һәм яңа елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективы конференциясе булды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, "Татнефть" ААҖ баш инженеры урынбасары - идарә начальнигы Владимир Фадеев, подряд предприятиеләре вәкилләре катнашты. Зур сөйләшүдә төп докладны идарә начальнигы Рәзиф Галимов ясады. Анда билгеләп...

    Конференция залында

    "Азнакайнефть" идарәсендә 2011 ел йомгаклары һәм яңа елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективы конференциясе булды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, "Татнефть" ААҖ баш инженеры урынбасары - идарә начальнигы Владимир Фадеев, подряд предприятиеләре вәкилләре катнашты. Зур сөйләшүдә төп докладны идарә начальнигы Рәзиф Галимов ясады.

    Анда билгеләп үтелгәнчә, 2011 елда "Азнакайнефть" идарәсе, беренче, өченче санлы Боерыклар таләбенә туры китереп, техник-икътисади күрсәткечләрнең барлык төрен дә уңышлы башкарып чыккан. Нефть табуны тотрыкландыру һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча да уңышлы эшләгәннәр. Предприятиедә бер елда 3 миллион 500 мең тонна нефть табылган. Җиткерелгән план 71 мең тоннага арттырып үтәлгән. Продукциянең сулылыгы 88,5 процент тәшкил итә. Нефть чыгаруда 1 нче һәм 4 нче цехлар аеруча яхшы эшли.

    2011 ел заданиеләрен уңышлы үтәүгә уңай йогынты ясаучы төп фактор булып борауланган һәм файдалануга тапшырылган, тәүлеклек уртача дебиты 10,6 тонна булган һәм 57 мең 600 тонна нефть биргән 32 яңа скважина, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча күрелгән чаралар, шуның нигезендә табылган 1 миллион 500 мең тонна өстәмә нефть (44 проц.) тора.

    Нефть табу буенча идарәдә нәтиҗәле технологияләрнең берсе булып катламны гидравлик юл белән ачу санала. Яңа борауланган скважиналарны болай эшкәртү соңгы 2-3 елда аеруча нәтиҗәле санала. Узган елда гына да ГРП кулланылган 82 скважина 30 мең тоннадан артык нефть биргән, ә бер скважинада уртача тәүлеклек үсеш 4,8 тонна тәшкил иткән. 2012 елда бу методны 98 скважинада файдалану планлаштырыла.

    Күпкатламлы нефть ятмаларын эшкәртүне оптимальләштерүдә соңгы елларда ОРЭ һәм ОРЗ технологияләре кулланыла.

    Докладтан күренгәнчә, нефть табуны арттыру өчен 2012 елда продукциянең сулылыгын киметү, катлам басымы түбән булган скважиналар санын киметү, зыянга эшләүче скважиналар фондын бетерү, су кудыру һәм нефть бирүче скважиналарга контрольне көчәйтү буенча чараларны тормышка ашыру, горизонталь бораулау, ОРЭ һәм ОРЗ технологияләрен куллану юлы белән югары катламнардагы нефть запасын эшкәртү зарурлыгы тора.

    Аз һәм уртача дебитлы скважиналарны УЭЦН (ПЭС) куллану юлы белән вакытлы файдалану технологиясенә күчерү буенча эш дәвам итә. 2011 елда ПЭС технологиясе 6 скважинага кертелгән. Андыйлар хәзер эксплуатациядә тугыз.

    Идарәдә скважиналарның ремонтара эш вакыты 1412 тәүлеккә җиткән. "Татнефть" ААҖнең уртача күрсәткеченнән бу 270 тәүлеккә күбрәк.

    Ел дәвамында 64 яңа скважина катлам басымын саклау системасына күчерелгән, туктатылган 33е киредән эшләтелә башлаган.

    Коррозиягә каршы эшләнештәге НКТлар һәм югары ышанычлы пакерлар куллану юлы белән скважина эчендәге җиһазларны югары басымнан һәм коррозиядән комплекслы саклау буенча максатчан программаны тормышка ашыру буенча, сакланылган су кудыру скважиналары фонды ел башына 84 процентка, ышанычлы пакерлар куелганы 46 процентка җиткән.

    Техник сыекча кудыруның яңа технологияләре дә үсеш ала. Бу система ППДның төп коммуникацияләреннән читтәге участокларда файдаланыла. Мондый юл белән сыекча кудыру дүрт скважинада алып барыла. Яңа алымны кулланудан 8 мең тонна өстәмә нефть алынган.

    Хисап елының төп күрсәткечләре булган нефть хәзерләү һәм кудыру да уңышлы үтәлгән. Хәзерләнгән барлык һәм 202 нче СИКН аша тапшырылган нефть беренче сыйфат төркеменә туры килә.

    Агымдагы елда нефть һәм су хәзерләү объектларында ике РВС-2000 җайланмасы капиталь ремонтланган (Азнакай товар паркы), ЦКППНның Павловка челтәре административ бинасында яңа ЛХА лабораториясе җиһазландырылган, Азнакай товар паркындагы резервтагы нефтьне хисаплау өчен 5000 куб. метрлы резервуар төзү, нефть хәзерләү объектларындагы җиһазларны җылылык сакларлык итеп төрү эшләре дәвам итә.

    Скважиналарны капиталь ремонтлауга һәм ПНПга хаҗәт елдан-ел арта бару белән бергә ремонтның сыйфатын күтәрүгә, җитештерүгә китмәгән вакытны һәм бригада-сәгатьнең бәясен киметүгә таләпләр дә арта. 2011 елда "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ бригадалары көче белән 388 скважинада ремонт уздырылган. Аның уртача дәвамлылыгы һәм бер бригада-сәгатьнең бәясе узган ел дәрәҗәсендә калган. Насос блоклары, чиста су өчен сыйдырышы зур булган колашалары, электр станцияләре булган махсус бригадалар оештыру соңгы елларда җитештерүчән булмаган эшләр динамикасының кимүенә китергән.

    Җылылык һәм электр энергиясен куллану нормаларын саклау соңгы елларда идарә өчен аеруча мөһим роль уйный. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1 тонна нефть табуга нормада каралган 176,7 кВт-сәгать урынына 173,06 кВт-сәгать энергия тотылган. 2010 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 2 процентка кимрәк.

    Идарәдә компаниянең генераль директоры раслаган "2010 - 2012 елларга ресурслар саклау программасы" тормышка уңышлы ашырыла. Хисап елында энергия саклау чаралары исәбенә 4 мең 397 тонна шартлы ягулык янга калдырылган. Энергия саклау мәсьәләсе коллективта бүген нефть табу планын үтәү белән бер дәрәҗәдә тора.

    Идарәдә уйлап табучылык һәм рационализаторлык эше дә тиешле югарылыкта. Узган ел анда катнашкан 737 кеше 1173 тәкъдим керткән.

    Даими уздырыла торган техник-оештыру һәм профилактика эшләре җитештерү урыннарында имгәнү, куркыныч объектлардан файдаланганда авария, янгын чыгу очракларын булдырмый калган.

    Хезмәт һәм җитештерү культурасы торышын яхшырту кысаларында операторлар өчен "Азнакай Нефтемаш" заводында эшләнгән заманча 19, ПРС бригадаларына 2 модуль йортчык алынган. Аларның 15 е өчен акча "Татнефть" ААҖ генераль директоры резервыннан күчерелгән.

    Бер тонна нефть чыгаруга 2 мең 462 сум акча тотылган. Эксплуатация чыгымнарын киметү буенча ел дәвамында нәтиҗәле чаралар күрелгән.

    Хисап мәсьәләләрен компания стандартына яраклаштыру максатыннан, SAP продуктлары базасындагы идарә системасы кулланылышка кертелгән һәм уңышлы эшли. 2012 ел башыннан SAP RPM базасындагы "Инвестицияләр белән идарә итү" системасы җибәрелгән.

    Компания җитәкчелеге тарафыннан "Шлюмберже" программа продуктын файдаланып, эшкәртү объектлары буенча инвестиция программасын формалаштыруга күчү турында карар кабул ителде. "Азнакайнефть" идарәсенең инвестиция эшчәнлеге 2011 елда расланган инвестиция портфеле кысаларында алып барыла. Узган ел башыннан бу өлкәдә 2,7 миллиард сум акча үзләштерелгән. Әлеге программа чараларын тормышка ашыру нигезендә өстәмә рәвештә 311 мең тоннадан артык нефть чыгарылган.

    Биредә идарә персоналы белән эшләүгә дә зур әһәмият бирелә. Башлыча ул төп юнәлешне - эшләүчеләрне "Татнефть" ААҖ ЦПКсында һөнәри хәзерлек уздыруны, аларның белемнәрен ныгытуны, идарәнең кадрлар резервын булдыруны, яшь белгечләрне электрон корпоратив университет курсларында һәм тренингларында, менеджерлар мәктәбендә укытуны күз алдында тота.

    "Татнефть" компаниясенең "Азнакайнефть" идарәсе базасында узган XI ачык фәнни-гамәли конференциясендә безнең яшь хезмәткәрләр тугыз призлы, командалар ярышында өченче урынны алдылар. 2011 ел йомгаклары буенча яшьләр оешмасы "Татнефть" ААҖ нең яшьләр программасын тормышка ашырудагы уңышлары өчен" дипломына лаек булды.

    Идарә яшьләре компаниянең яшьләр комитеты, Азнакай шәһәренең яшьләр эше һәм спорт идарәсе уздырган барлык чараларда да актив катнаша.

    Рәзиф Һираҗетдин улы үзенең чыгышында Азнакай нефть һәм газ чыгару идарәсенең 2012 һәм аннан соңгы елларга өстенлекле юнәлешләре белән дә таныштырды. Алар:

    - җитештерүнең энергия нәтиҗәлелеген күтәрү юлы белән билгеләнгән нефть табу заданиесен үтәү, скважиналардан файдалануның керемле эшләвен арттыру;

    - идарәнең инвестиция программасын, шулай ук "Татнефть" компаниясенең 1 нче һәм 3 нче норматив боерыкларын үтәү;

    - эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә дә чыгымнарны киметү өстендә эшләүне дәвам итү;

    - план һәм башкару дисциплинасын ныгыту, аппаратта һәм подразделениеләрдә килешү белән эшләүне тәэмин итү, эшче-хезмәткәрләргә куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартлары тудыру юнәлешендәге чараларны көчәйтү.

    - "Азнакайнефть" идарәсе коллективының тотрыклы эшләве район җитәкчелеге, эргәдәш һәм сервис предприятиеләре коллективлары белән эшлекле элемтә нәтиҗәсе, - диде Рәзиф Галимов.

    Зур сөйләшүнең көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - 2011 елгы коллектив килешүнең үтәлеше турында идарә профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов чыгыш ясады. Аннан күренгәнчә, "Азнакайнефть"нең ел дәвамында уңышлы эшләве шартнамәдә каралган барлык маддәләрнең дә тормышка ашуына ярдәм иткән.

    Докладлар буенча фикер алышуларда баш геолог Венера Таипова, идарә начальнигы урынбасары Фәнис Маннанов, 3 нче цех начальнигы урынбасары Андрей Сучков, баш энергетик Валерий Гордеев, "Система Сервис" компаниясе директорының беренче урынбасары - баш инженер Борис Аристов катнашты.

    Конференциянең йомгаклау өлешендә "Татнефть" ААҖ баш инженеры урынбасары - идарә начальнигы Владимир Фадеев, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов эшлекле чыгыш ясады.

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: