Азнакаево
  • Рус Тат
  • Утырган ботакка балта...

    30 мартта "Җирне саклау көне" дип аталган дата билгеләп үтеләчәк. Сак­лыйбызмы соң без кешелек бишеген - безне ничә мең еллар буе сыендырган һәм туендырган Җиребезне? Бердәнбер яшәр урыныбыз, өебез, фатирыбыз булган планетаның сәламәт­леген, чисталыгын кайгыртуда без шактый соңга калып килмибезме? Сүз яз җиткәч шәһәр урамнарында кар астыннан калкып чыккан "умырзаялар"...

    30 мартта "Җирне саклау көне" дип аталган дата билгеләп үтеләчәк. Сак­лыйбызмы соң без кешелек бишеген - безне ничә мең еллар буе сыендырган һәм туендырган Җиребезне?

    Бердәнбер яшәр урыныбыз, өебез, фатирыбыз булган планетаның сәламәт­леген, чисталыгын кайгыртуда без шактый соңга калып килмибезме?

    Сүз яз җиткәч шәһәр урамнарында кар астыннан калкып чыккан "умырзаялар" - без сансызланып кая эләксә шунда атып барган пластик пакетлар, шешәләр, төргәк-упаковкалар, башка "вак" шакшылыклар, авыл читләрендәге чүп өемнәре хакында түгел. Андый хәлләр дә кеше затының үзе яшәгән тирәлеккә сансыз мөнәсәбәтен күрсәтүче бер индикатор, билге булса да, бүгенге сүз Җирдә яшәгән һәр кешегә, аның сәламәтлегенә җитди куркыныч тудырып маташучы күпкә глобальрәк җавапсызлыклар турында.

    Җир шары һәм аның өслеген "басып алган" 7 миллиард кеше. Аларның барысына ук булмаса да, күбесенә тәмле ашарга гына түгел, комфортлы яшәргә дә кирәк. Гавамның төп юанычы - саф һаваны йотып, сасы төтен чыгарган автомобильдән башлап, газ йә күмердә эшләгән электр станциясеннән өйләре­безгә, эш урыннарына килгән яктылыкка кадәр бар булган уңайлыкларга инде күптән күнегелгән, аларсыз яшәешне күз алдыбызга китерә дә алмыйбыз. Тик гаҗәп, углеводородлар куллану сәбәпле туган экологик проблемалар Дамокл

    кылычы кебек баш өстебезгә асылынып торган бүген, мәсәлән, шул ук электро­мобильләр җитештерә башлау яисә җылылык, яктылыкны альтернатив юллар белән табу көн кадагына куелмаган.

    Без - алучылар, кулланучылар һәм пычратучылар. Чиста һаваны гына түгел, нефть, газ, күмер запасларын да чиксез дип уйлап (дөньяда елына барысы 4 млрд тонна нефть, 3500 млрд кубометр газ, 7000 млн тонна күмер чыгарыла һәм ягыла), аларны күпме яндырсак та Җир шул тиклем олы - әйләнә-тирәгә, имеш, пычагым да булмый. Алай түгел шул менә. Углеводородларны исәпсез ягудан барлыкка килгән углекислый газ парник эффекты тудырып, Җиребезне шәпләп җылытып маташа. Сүз әлегә ләүкә эсселегенә тиң кызулык турында бармый. Төзәлмәслек глобаль үзгәрешләр килеп чыксын өчен температураның ике-өч градуска күтәрелүе дә бик җитә.

    Арктика бозлары соңгы 10-15 елда кызу темплар белән эри. Яр буйларын су басу куркынычы арту бер хәл, океан агымнары зә­гыйфьләнә, юнәлешен үзгәртә. Җирдәге климатны билгеләүче океан, җылынып, без моңарчы күрмәгән гигант тайфуннар, цунамилар тудырып кына калмый, төрле ил-җирләрдәге су балансын, явым-төшем күләмен теге яки бу якка танымаслык итеп үзгәртә - дәһшәтле корылыкларга йә, киресенчә, су басуларга китерә. Ә без һаман ваемсыз. Парник газларының күләмен чикләүче Киото протоколын, мәсәлән, дөньяда чыгарылган барлык нефтьнең 25% кулланучы ил - АКШ әле бүген дә ратификацияләмәгән. Файдалы казылмалар табуны чикләү турында исә бер генә илдән дә ялгыш бер сүз чыкканы юк.

    Табигатькә, Җир анага булган бүгенге ваемсыз карашта, сансызлыкта, җирнең җелеген суыруда кешене кайчагында алмага төшкән корт белән чагыштырасы килә. Корт алманы тишә, кимерә, ашый, тик яшәү һәм туклану чыганагының килә­чәк язмышы корткычны кызыксындырмый. Һәм беркөнне кызарап торган матур алма, алмалыгын югалтып, өзелеп җиргә төшә дә чери башлый, аннан гел булмаган төсле бөтенләй юкка чыга.

    Җир, әлбәттә, без аны "кимерәбез" дип, орбитасыннан чыгып ычкынмаячак, егылып та төшмәячәк. Киресенчә, кайбер галимнәр зиһенгә ия җисем дип бәяләгән Җир бездән котылу ягын караячак һәм адәми зат акылга килмәгәндә үз ниятенә ирешәчәк. Яши белмисез икән - яшәмә­гез, диячәк. Кеше, Җирдән барысын да алып, аны файдаланып, алмашка берни дә кайтарып бирмәү өстенә, үзе су эчкән коега төкереп, туфракны, сулыкларны, һаваны агулый. Безнең эгоизм аркасында соңгы 50 елда гына да кошларның 25 % төре юкка чыккан. Җир шарының 14% биләгән тропик урманнар мәйданы 6% калган. Ярты гасыр дәвамында эре балык запаслары 90% кимегән. Болай кылану­ның паразитлыктан бигрәк корткычлык, үзебез утырган ботакка балта чабу икәнен исбатлыйсы юктыр.

    ...Тургенев персонажының: "Табигать ул гыйбадәтханә түгел, остаханә", - дигән гыйбарәсен, Мичурин әйткән: "Таби­гатьтән шәфкать көтмәскә, аласын ала барырга кирәк", - дигән сүзләрне хәтерлибез булыр. Кайчандыр алар бәлки ярагандыр да. Тик бүгенге кеше, үзенең мөмкин­лекләре, комсызлыгы һәм сансызлыгы аркасында климатны танымаслык итү, Җирдәге уникаль биосфераны һәм үз-үзен юкка чыгару алдында тора.

    http://www.vatantat.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: