Азнакаево
  • Рус Тат
  • Утлар, сулар кичеп…

    1939 елда алар Азнакай районы Әсәй авылыннан Бөгелмә районындагы Бобровкага 12 гаилә күченәләр. Табигатьнең иң матур урынына, ипигә ягып ашарлык кара туфраклы, урманга терәлеп утыра торган җәннәткә тиң урын була алар килеп утырган авыл. Ишектән чыгуга өзеп җиләген кабасың. Әгәр сугыш дигән җәллад килеп, алар авылыннан да ир-ат халкын кырып-себереп...

    1939 елда алар Азнакай районы Әсәй авылыннан Бөгелмә районындагы Бобровкага 12 гаилә күченәләр. Табигатьнең иң матур урынына, ипигә ягып ашарлык кара туфраклы, урманга терәлеп утыра торган җәннәткә тиң урын була алар килеп утырган авыл. Ишектән чыгуга өзеп җиләген кабасың. Әгәр сугыш дигән җәллад килеп, алар авылыннан да ир-ат халкын кырып-себереп алып китмәгән булса, вак авылларны берләштерү сәясәте булмаса, алар әле һаман шушы җәннәт почмагында яшәп ятарлар иде. Бүген авыллары урынында, вак таш өемнәре өстендә "җил кызлары" бию мәйданы ясар идеме? Башка авыллардан тагын берничә гаилә килеп утыргач, авыл егерме ике йортлыга әйләнә. Таһир гаиләдә алты баланың иң өлкәне - баш бала. Әсәй җидееллык мәктәбен тәмамлап, Бөгелмәдәге тимер юлчылар хәзерләү мәктәбенә укырга кергән елы. Әтисе Зәки ага белән икесе агачтан йорт бетерә.
    Авылда колхоз рәисе булып эшләгән әтисе Зәки аганы сугышка 1942 ел башында ук алалар. Бер елдан соң унсигезе тулган Таһирга да чират җитә. Башта ул Киров өлкәсенең Слободск шәһәрендә кыска курсларда укып сугышчан һөнәр үзләштерә. Биш айдан Курск-Орел юнәлешендәге хәрәкәттәге армиягә билгеләнә. Аларны вагоннардан да чыгарып тормыйлар, чөнки бөтен җиргә мина куелган, башка юнәлешкә - Витебск-Смоленск фронтына боралар. Маршал Жуковның резерв батальоны составына кертелгәннәр икән. Юлда һәр тарафта янган авыллар, нигезенә кадәр җимерелгән, шартлатылган бистәләр, шәһәрләр кала.
    Хәзерлек курсларында аны 50 мм.лы миномент белән эш итәргә өйрәткән булсалар, фронтка эләккәч, бердән өч чакрымга ата торган 82 мм.лы миноментны "иярләргә" кушалар. Ул Великие Луки, Невель шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Алдан баручы укчыларга юл ачарга булыша. Сугышның иң авыр, иң кызган, алдан баручы укчы батальоннарының иң күп югалтулар кичергән чагы. Соңга таба безнең фронт сызыгы шул кадәр хәлсезләнә ки, сугышчылар нык сирәгәю сәбәпле, алга бару мөмкин булмый башлый. Командование әлеге җитешсезлекне бетерү йөзеннән миномент һәм башка шуңа охшаш төр расчет һәм взводларны кыскартырга карар чыгара. Һәр расчеттан ике кеше укчы итеп алгы сызыкка алына. Таһир Әхмәтҗанов та кыскартуга эләгеп, алгы сызыкка җибәрелә. Шул ук көнне ул кулына карабин тотып, башка укчылар белән бергә фронтның алгы сызыгына юл тота. Берчак шулай дошманның укрепрайоны урнашкан авылны кулга төшерергә тиеш булалар.
    - Анда немецлар бик көчле урнашканнар, - иде дип искә ала Таһир ага. - Көз, яшел уҗым күтәрелгән басу аша үтәсе. Шул уҗым өстеннән 35 кеше, бер взвод һөҗүмгә киттек. Немецлар биектә, ә без түбәндә, аларга кыр өстеннән уч төбендәге кебек күренәбез. Сазлык эченә генә килеп кергән идек, тотындылар безгә атарга. Миналар артта да ярыла, уңда да, сулда да. Баш күтәрерлек тә түгел. Бездә винтовкалар гына, ә тегеләрнең барсында да автоматлар. Патроннарны берәм-берәм обоймага керткәнче дә күпме вакыт уза. Кичкә кадәр яттык сазлыкта. Нибары бишәү калдык...
    «Пустушка» станциясен штурмлау Таһирның исеннән мәңге чыгасы юк. Тиешле урынга барып, үзләренә пулядан саклану өчен иңе, буе, тирәнлеге бер метр булган чокыр казып урнашалар. Немецларның берничә һөҗүме кире кагыла. Командирның приказы кырыс, бертуктаусыз атарга, дошманга баш күтәрергә дә ирек бирмәскә! Снаряд кыйпылчыгы Таһирның винтовкасын ватып, алга сузган сул кулын чәрдәкләп ташлый. Госпиталь койкасына шулай эләгә. Санбат комиссиясенең карары катгый була: "кулны кисеп ташлау хәерлерәк". Таһир рөхсәт бирми. Сугышка яраксыз солдат 1944 елның башында туган якларына әйләнеп кайта.
    Кайту хәбәрен ишетү белән колхоз рәисе килеп тә җитә:
    -Кайттыңмы?
    -Кайттым ...
    -Энекәш, эшләргә кеше юк, бригадир булып йөрерсең.
    -Минем яралар да ябылмаган, ничек эшләрмен икән соң?
    -Башың исән, командалык итәрсең....
    Шулай итеп, ул бригадир булып эшли башлый. Бөгелмәдә бухгалтерлар курсында укый, шул белгечлеге буенча эшкә керешә. Колхозларны берләштерү башлангач, Ростовкага күчеп, баш бухгалтер була, ике ел колхоз рәисе йөген тарта. Ул вакытта аңа нибары егерме алты яшь була. Ил башында Н.С.Хрущевның торган чагы, колхоз-совхозларның яңа сулыш алган чоры. Таһирга да ферма төзеп, куян үрчетергә кушалар. Үрчетә дә. Елына ундүртәр мең баш куян тапшыралар. Бөтен республикага танылалар. Ферма таратылгач, берләштерелгән Яшәр, Ростовка, Сокольский совхозларына управляющий булып, ун ел хезмәт куя. 1978 елны язмыш җиле нефть тармагына алып килә. Авылларына ерак кына түгел "Азнакайнефть" идарәсенең 57 нче номерлы КНСы (ППД цехы) төзелә. Ул анда машинист булып эшкә урнаша. Башта махсус курслар тәмамлый. Таһир ага лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәтне башкара. Эшләгән елларын сагынып, канәгатьлек хисе белән искә төшерә. Тугызынчы дистәгә якынлашып килсә дә, Таһир Зәки улы Әхмәтҗанов егетләрчә төз гәүдәле, хәрәкәтчән. Тирә-күршеләренә акыллы киңәшләрен биреп, бүген Бөгелмәдә кызында матур гына яшәп ята.

    Махсус сәхифәне Нәфис ӘХМӘТ әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: