Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ут давылында янган, самолеттан сикергән ...

    Районыбызның Туйкә авылы егете Бадыкшанов Миннулланың батырлыгы хәзерге яшьләрдә горурлык хисләре уятырлык. Язмыш аны 11 яшендә Ерак Көнчыгышка ташлый. 1943-46 елларда фронт өчен җитештерелә торган самолетларга частьләр ясаучы 116 нчы заводта эшли. Бик яхшы эшләгәне өчен аны агач башмаклар белән дә бүләклиләр әле. 1946 елда ул әти-әнисе белән Уралга Свердловск...

    Районыбызның Туйкә авылы егете Бадыкшанов Миннулланың батырлыгы хәзерге яшьләрдә горурлык хисләре уятырлык. Язмыш аны 11 яшендә Ерак Көнчыгышка ташлый. 1943-46 елларда фронт өчен җитештерелә торган самолетларга частьләр ясаучы 116 нчы заводта эшли. Бик яхшы эшләгәне өчен аны агач башмаклар белән дә бүләклиләр әле. 1946 елда ул әти-әнисе белән Уралга Свердловск шәһәренә күчеп китә. 1948 елга кадәр «Уралмаш»та токарь булып эшли. Шул ук елны Совет армиясе сафларына алына. Хезмәттә чыныккан, таза, көчле егетнең урыны билгеле инде: Тула шәһәрендә һава десанты гаскәрләре частендә. Аның исәбендә - 240 сикереш.

    Армиядән кайткач, 1951 елда Бөгелмәдәге буровой кадрлар хәзерләү мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлау белән Азнакай бораулаучылар конторасына кайтып эшли башлый. Җир бораулаганда нәрсә генә булмый: авыр, катлаулы, куркыныч эш. Кайда авария, шунда Бадыкшанов. Тимәш авылы янында 72нче разведка скважинасын бораулаганда аңа вышканың югары мәйданчыгыннан кичекмәстән аска төшәргә кирәк була һәм ул троска чак ябышып өлгерә. Төшү белән җәрәхәтләнгән куллары белән тиешле эшләрне башкарып, бәла-казаны булдырмый кала. Кешеләргә дә зыян килми, бораулау эше дә тукталмый. Ни дисәң дә, десантчы тәҗрибәсе бар бит аңарда. Әлеге тәҗрибә аның үзен дә һәлакәттән саклап кала.

    Миннулланың укып, төрле һөнәрләр үзләштерәсе килә. Бораулаучы эшеннән китүенең төп сәбәбе дә әнә шул була. 1960 елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керә, бер үк вакытта 24нче янгын сүндерү частенда да эшли. Ләкин Бадыкшанов техникум дипломын 8 елдан соң гына алуга ирешә. Аның укуын зур янгында алган тән җәрәхәтләре өзә.

    1964 елның сентябре була ул. 24 нче янгын сүндерү часте дежур каравылы килеп җиткәндә Миннебай газ эшкәртү заводында дистәләрчә метр озынлыктагы сыеклатылган газ резервуарлары яна. Утка каршы көчле су ташкыны бирүче стволлар белән позиция куела. Шуларның берсендә бүлекчә командиры Бадыкшанов белән Хәбибрахманов була. Югары температурадан резервуар шартлый. 20дән артык кеше өстенә ут давылы ыргыла. Барлык зыян күргән кешеләрне Әлмәт санчастена озаталар. Алар арасында Бадыкшанов та була. Янына баргач, күздән яшьләр атылды: йөзендә тиресе дә калмаган, күзләре генә ялтырап тора, куллары марляга уралган, пышылдап кына сөйләшә. Мин кайту белән Туйкәгә - гаиләсе янына киттем. Ул чоргы райком һәм район башкарма комитеты җитәкчеләре безгә зыян күргән хезмәттәшләребезнең гаиләсенә хәбәр итү, тынычландыру, ярдәм итү буенча киңәшләрен биргәннәр иде. Миннулланың җәмәгате мине күрү белән елый башлады. Мин хезмәттәшемнең исән булуын, аны Казан, Мәскәү профессорлары дәвалавын әйтеп, «Ул элеккечә таза, сәламәт булачак», -дип тынычландырырга тырыштым. Алга таба да нефтьчеләр, хезмәттәшләре бу гаиләне ярдәменнән ташламады.

    Сихәтләнгәннән соң Бадыкшанов каравыл начальнигы булып эшли, шул ук вакытта янгын-техник училищесында укып диплом ала. 1974 елдан начальник урынбасары булып эшләгәндә нефть, газ фонтаннары янгыннарын сүндерү буенча югары курсларда белемен ныгыта.

    1979 елдан янгын частен җитәкли, 1986 елда майор званиесе белән отставкага китә. «ЭЭМда мактаулы хезмәте өчен» медаленең 1,2,3 дәрәҗәләре белән дә бүләкләнә. Нефть объектларын саклауда актив катнашканы өчен ТАССР Югары Советының Почет грамотасы белән бүләкләнә.

    Бадыкшановлар гаиләсе - районда үрнәк, зур хөрмәткә лаек гаиләләрнең берсе. Колхозда эшләгән тормыш иптәше Наҗия дә гел мактау сүзләренә генә лаек. Алар үзләре кебек тырыш һәм игелекле ике кыз үстерәләр. Һәркем көнләшерлек бәхетле язмыш ияләре алар, үкенерлек итеп яшәмәгәннәр.

    Рәшит ИЗМАЙЛОВ, сугыш һәм ЭЭМ ветераны

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: