Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урсайлыларга Мәскәүдә дә тиңнәр булмады

    Безнең мәктәп һәр елны фән көнен билгеләп үтә. Бу чарага әзерлек уку елы башыннан ук башлана. Һәр укучы үз кызыксынуыннан чыгып, тикшеренү-эзләнү эше башкара һәм фәнни конференциядә чыгыш ясый. Район конференңиясендә безнең мәктәптән экология, тарих һәм технологиягә багышланган чыгышлар булды. Иң яхшы эзләнү үткәрүче укучыларга "Сәләтле бала" халыкара форумында катнашырга...

    Безнең мәктәп һәр елны фән көнен билгеләп үтә. Бу чарага әзерлек уку елы башыннан ук башлана.

    Һәр укучы үз кызыксынуыннан чыгып, тикшеренү-эзләнү эше башкара һәм фәнни конференциядә чыгыш ясый. Район конференңиясендә безнең мәктәптән экология, тарих һәм технологиягә багышланган чыгышлар булды. Иң яхшы эзләнү үткәрүче укучыларга "Сәләтле бала" халыкара форумында катнашырга мөмкинлек туды.

    "Яшь эколог" номинациясендә Исламия Мостафина гран-прига лаек булды, "Минем һөнәрем-минем киләчәгем" номинациясендә Наил Җамалиевка тиңнәр булмады, ә Илнар Гатин экология буенча тикшеренү-эзләнү эшендә өченче урынга чыкты. Аларны Мәскәүдә бүләкләячәкләр.

    Мөнҗия Нурмөхәммәтова, Урсай урта мәктәбе укытучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: