Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманда пешкән шашлык азнакайлыларга кыйммәткә төшәчәк

Республикабыз территориясендә, шул исәптән Азнакайда да, Татарстанның Министрлар кабинеты карары буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде. - Бу вакытта учак ягу, кипкән үлән яндыру тыела. Янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар икеләтә арта. Халык өчен аның күләме 2-4 мең сум, җаваплы затлар өчен -...

Республикабыз территориясендә, шул исәптән Азнакайда да, Татарстанның Министрлар кабинеты карары буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

- Бу вакытта учак ягу, кипкән үлән яндыру тыела. Янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар икеләтә арта. Халык өчен аның күләме 2-4 мең сум, җаваплы затлар өчен - 15-30 мең, юридик затлар өчен - 400-500 мең сум тәшкил итә, - дип хәбәр итә район янгын күзәтүчәнлеге дәүләт баш инспекторы урынбасары Булат Шәйхетдинов.

Яз һәм җәй айларында янгыннар һәм аларда һәлак булучылар саны арту сәбәпле, 30 апрельдән 11 майга кадәр урманнарда һәм аларга якын территорияләрдә күп итеп халык җыелган урыннар күзәтү астында булачак. Бу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тәэмин итү максатыннан эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманда пешкән шашлык азнакайлыларга кыйммәткә төшәчәк