Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урманайдан Наил Газизов «Хәтер чакыруы» бәйгесендә беренче урынга лаек булган

    Урманай авылында яшәүче Наил ага Газизов «Идел» журналы уздырган «Хәтер чакыруы» конкурсында катнашып, беренче урынга лаек булган. Ә аның истәлек язмаларын редакциягә әзерләп җибәрүдә булышкан өчен китапханәче Сирина Галиева икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Сирина ханым Наил аганың язмасын безнең «Маяк» редакциясенә дә алып килде. Аның гыйбрәтле ачы язмышы укучыларга...

    Урманай авылында яшәүче Наил ага Газизов «Идел» журналы уздырган «Хәтер чакыруы» конкурсында катнашып, беренче урынга лаек булган. Ә аның истәлек язмаларын редакциягә әзерләп җибәрүдә булышкан өчен китапханәче Сирина Галиева икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Сирина ханым Наил аганың язмасын безнең «Маяк» редакциясенә дә алып килде. Аның гыйбрәтле ачы язмышы укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

    Үткән еллар, узган гомер

    Әнием Газизова (Сәйфетдинова) Хәдичә (1891 елгы) үзеннән 15 яшь чамасы олырак кешегә - 3 малай белән тол калган иргә тормышка чыгып, Башкортстаннан Азнакай районы Урманай авылына килен булып төшә.

    Әтиебез Газизов Мирзаһит Бәйрәкә мәдрәсәсен тәмамлап, Эстәрлебаш өязе Эстәрлетамак кантонында имамлык иткән, 1923 елда туган авылы Урманайга кайткан.

    1928 елны әтинең уллары, мөлкәтне бүлеп, безне сыерсыз да, сукасыз да калдырып башка чыгалар. 1930 елның мартында, энемә алты ай ярым чагында гаиләбезне өйдән куалар. Олы абыйларны башка чыгарганнан соң калган барлы-юклы әйберне конфискациялиләр. Без авыл читендәге алачыкта җан асрарга мәҗбүр булдык. Әлеге тетрәнүләрдән соң әнинең сөте беткәч, сигез айлык энем ачлыктан һәм дизентериядән вафат булды. Ул вакытта әтиебез Уралга урман кисәргә җибәрелгән була. Без алачыкта өчәү: 40 яшьлек әни, 6 яшьлек апам һәм 4 яшьлек мин калганбыз. Кулак гаиләсе буларак, Пермь өлкәсенә сөрелдек. Безне Курья дигән станциягә, чәнечкеле чыбык артындагы зонадагы баракларның берсенә китереп ташладылар. Гади татар хатынының батырлыгына сокланырлык: газиз балаларын саклап калырга, белмәгән, бөтенләй чит-ят җирдә гаиләне туендырырга тырышкан ул.

    Әнине хатын-кыз көче җитмәслек физик эшләргә җибәрәләр иде. Мөгаен, ара-тирә мине дә үзе белән ияртергә мәҗбүр булгандыр ул. Хатыннарның Кама ярында авыш иләкләргә көрәкләр белән комлы галька катнашмасын ыргытканын карап торганым бар. Сал белән Камадан агып килгән бүрәнәләрне хатыннар яр кырыеннан багорлар белән эләктереп алып өскә, фабрикага таба тәгәрәтәләр иде.

    1937 елда әни мине Кама елгасына боз киткәнне карарга алып барды. Күзендә яшь иде аның. Еллар узгач кына аңладым: ул Агыйдел буенда үскән, бик сагынгандыр, үлеме якынаюын сизеп тә сагышлангандыр, мәрхүмкәй.

    Көзен кулга алулар башланды. Әти урман кисү срогын тутырып безнең янда сөргендә яши иде, әни аны да алып китмәгәйләре дип кайгырды. Чире көчәйде, ул аяктан егылды. 1937 елның 30 декабрендә әнием туберкулездан үлде. Яшәгән бүлмәбез заводныкы булгандыр инде, гаиләбезне яртылаш сүтелгән баракка куып чыгардылар. 1938 елның мартында безне башта Кама буйлап, аннары тимер юлдан ачык платформада Чермез районы Майкор металлургия комбинатының Горка дигән хезмәт бистәсенә күчерделәр. Хезмәткә яраклы гаиләләрне торакларга урнаштырганда кайсын кая бүлгәләделәр. Безнең «бәхет» бар икән әле: гаиләбезгә кинобудка эләкте.

    1940 елда ГУЛАГ коменданты әтигә допрос ясагач, безне Чермезга күчерделәр. Анда НКВД исемендәге колхоз оештырылган иде. Мин шушы колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Көн саен без, балаларны, тәрәзә кагып уяталар. Апа белән сазлыкка бару җаен да карыйбыз: мүк җиләге җыеп сатарга кирәк, акчасы ачлыктан котылырга ярап куя. Тик һәрвакыт, яңгыр астында калып, салкын тидерәбез.

    Сугыш башлангач, ипине карточка буенча гына бирә башладылар: авыл җирендә кеше башына 200 грамм. Ачлы-туклы тормыштан апа да туберкулездан вафат булды.

    1942 елның июлендә комендант мине заводка эшкә җибәрде. Цехка йөкче итеп билгеләделәр. 1944 елның май аенда исә Усть-Чермез базасының баш бухгалтеры соравы буенча хисапчы ярдәмчесе итеп күчерделәр.

    Минем бик тә укыйсым килә иде, 1945 елда дустым Ваня Столяров белән 120 чакрым ераклыктагы Кудымкар шәһәренә җәяүләп чыгып киттек. Коми-Пермяк авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга кердек. Без Столяров белән ял көннәрендә шәһәр буйлап кешеләргә ялланып эшлибез: утын кисәбез, ярабыз, тирес түгәбез. Шулай итеп, очын-очка ялгап укыдык.

    Әти сөргендә кабат өйләнгән иде. Алар үги әни белән Майкор хезмәт бистәсендә яшиләр. Миңа ничек тә әтигә ярдәм итәргә кирәк. Бәхет эзләп, химия үзәге саналган Березники шәһәренә киттем. Монда сода, азот, анилин-буяу заводы һәм шәһәр төзергә дип китерелгән тоткыннар өчен 10 мең кешелек лагерь булган. Тиз генә урнашып булмады, эш эзләп озак каңгырып йөрдем әле. Беркөнне җәйге пальтомны сату максатыннан базарга киттем, ләкин аны алырга теләүче табылмады. Якында гына ике барак арасында ни күрим, ишек өстенә: «Березниковская реал. база заготзерно» дигән язу. Рөхсәт сорап, директор янына кердем. Кыска гына әңгәмәдән соң, документларымны тикшереп, ул мине үзенең урынбасары итеп алырга булды.

    Тормыш юлым сикәлтәле булса да, гомерем буе укырга, яктылыкка омтылдым. Заготзерноның өлкә конторасы мине Рязань шәһәренә 6 айлык курсларга укырга җибәрде, эшче яшьләр кичке мәктәбенең 9 нчы сыйныфында да укыдым. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Мәскәү шәһәренең Люберцы районындагы өч еллык Югары хәзерлек мәктәбенә укырга кердем.

    Н.С.Хрущев ведомстволы уку йортларын бетерү турында указ чыгарды, минем документларымны Мәскәү Бөтенсоюз читтән торып уку финанс-икътисад институтына күчерделәр. Имтихан биреп йөргән вакытта әтием вафат булды. Кайтып, йортның ишегенә такта кагып, үги әнине кызы янына озаттым.

    Наил Газизов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: