Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уразайда – парк, Күктәкәдә – спорт мәйданчыгы

Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы нигезендә Уразайда – парк, Күктәкәдә спорт мәйданчыгы сафка басты.

Быел әлеге программа нигезендә районда 15 авыл җирлегендә 24 объектта 34 млн сумлык эшләр башкарыла.

Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Роза Галеева Карамалы, Мәнәвез һәм Әлкәй авылларында ачылган социаль объектлар белән танышканнар иде. Һәм менә алар Уразай һәм Күктәкә авылларында да булдылар.

Уразай паркында коймалау, брусчастка җәю эшләре төгәлләнеп килә. Биредә балаларга уен мәйданчыгы урнаштырылачак, яктырткычлар, кече архитектура формалары куелачак, ял зонасы булдырылачак.

– Киләчәктә бу програмада катнашып, арткы планда спорт мәйданчыгы куярга да планлаштырабыз. Шулай ук Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Наил Бәдретдинв истәлеген дә мәңгеләштереп, мемориал почмак ачарга телибез, – ди Уразай авыл җирлеге башлыгы Алсу Шәрифуллина.

Күктәкәлеләр кунакларны бәйрәмчә каршы алдылар. Моннан дүрт ел элек ачылган күп функцияле үзәк янында урнашкан балалар уен мәйданчыгы куанырлык та, сокланырлык та чыккан. 2014 елда федераль программа нигезендә Күктәкәдә модульле ФАП та ачылган. Юллар салу буенча эш бара. Кечкенә авылга шундый зур игътибар өчен Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева һәм авыл халкы җитәкчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

Алга таба бу программада буенча спорт мәйданчыгы да булдырырга уйлыйлар Күктәкәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев