Реклама
Уразай районы Зур авыллардан, биредә 562 сайлаучы.
Уразай авылындагы 543 нче сайлау участогында чын бәйрәм төсе: дәртле көйләр уйнап, сайлаучыларның кәефен күтәреп тора. Радик Мортазин сайлау участогы ачылганы ук ишек төбенә килеп баскан. - Эшкә китәсем бар, кайтып булмый, тизрәк сайлатыгыз, кызлар! - ди ул.
Уразай районы Зур авыллардан, биредә 562 сайлаучы.
- Алдан 400дән артык сайлаучы Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш биреп өлгерде. Сайлаулар тыныч уза, халык гражданлык позициясенә җаваплы карый, - ди сайлау комиссиясе рәисе Фәйрүзә Хөсәенова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз