Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ураза гаете Азнакайда ял көне дип игълан ителде

    28 июль, дүшәмбе көнне халкыбыз динебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаетен каршылаячак. Бәйрәм чаралары Азнакайның барлык мәчетәләрендә дә узачак: иртәнге 6.00 сәгатьтә вәгазь сөйләнә, гает намазы 7.00 сәгатьтә укыла, аннан соң хөтбә сөйләнә. Шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә дин тотучыларны олуг бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлаячак,...

    28 июль, дүшәмбе көнне халкыбыз динебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаетен каршылаячак.

    Бәйрәм чаралары Азнакайның барлык мәчетәләрендә дә узачак: иртәнге 6.00 сәгатьтә вәгазь сөйләнә, гает намазы 7.00 сәгатьтә укыла, аннан соң хөтбә сөйләнә.

    Шәһәребезнең үзәк Ак мәчетендә дин тотучыларны олуг бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлаячак, дип хәбәр итә Азнакай мөхтәсибәтнең мәгълүмат үзәге.

    Татарстан Республикасы Президентының 2014 нче елның 1 нче июненнән Указы нигезендә быел 28 нче июльгә туры килгән Ураза гаете ял көне дип игълан ителде. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

    Мәгълүм булганча, Ураза гаете уздырылачак көн ай календаре һәм республикабызда урнашкан гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: