Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урамыбыз аның исемен йөртә

    Үзе яшәгән урамга һәркайсыбыз аз гына булса да гашыйк. Авылыңның, шәһәреңнең бер өлеше, Ватан дип аталган гаять зур территориянең бер кисәге буларак кадерле ул безгә. Игътибар иткәнегез бардыр: туган урамнар турында матур җырларны оста җырчылар һәм музыкантлар башкарганда тыңлаучылар күз алдында үзгәрә, рухыбыз югарыга, күккә үрелгән кебек була - татарчамы...

    Үзе яшәгән урамга һәркайсыбыз аз гына булса да гашыйк. Авылыңның, шәһәреңнең бер өлеше, Ватан дип аталган гаять зур территориянең бер кисәге буларак кадерле ул безгә. Игътибар иткәнегез бардыр: туган урамнар турында матур җырларны оста җырчылар һәм музыкантлар башкарганда тыңлаучылар күз алдында үзгәрә, рухыбыз югарыга, күккә үрелгән кебек була - татарчамы ул җыр, башкортча, русчамы...

    Һәр урамның исеме бар. Бик күпләре аерым шәхесләр исемен йөртә. Безнең буын кешесе ул шәхесләр турында азмы-күпме хәбәрдар: Ленин кем ул, Гариф Галиев яки Щорс? Ә яшьләр, укучы балалар аларны белеп бетермәскә дә мөмкин. Гаҗәп тә түгел: җәмгыять һәм аның идеологиясе үзгәрә, киләчәк турында, кеше һәм аның сыйфатлары турында төшенчәләр яңара.

    Чордашларым берничә мәртәбә миңа "Маяк" газетасына исемнәре шәһәр урамнарына бирелгән шәхесләр турында кыска-кыска гына мәкаләләр язарга тәкъдим итте. Редакция хезмәткәрләре, баш мөхәррир, чын күңелдән рәхмәт аларга, каршы төшмәделәр.

    Тормышлары теге яки бу рәвешле шәһәребез, районыбыз белән бәйләнештә булган шәхесләрдән башларга булдык. Фамилияләрне татар алфавиты тәртибендә сайлап алырбыз. Шулай итеп, бүгенге мәкаләнең герое - Баһаутдинов Ә.Б.

    Әнвәр Бәдретдин улы Баһаутдинов 1925 елда хәзерге Кама Тамагы районында туган. Балалык һәм яшьлек елларында крестьян тормышын, хезмәтен тулысынча кичергән. 1943 - 1950 елларда хәрби хезмәттә, Бөек Ватан сугышында, шулай ук 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү парадында катнашкан. Хезмәттән кайткач, Республика партия мәктәбендә укый. 1953 - 1961 елларда Бөгелмәдә комсомол һәм партия аппаратында эшли.

    1961 - 1979 елларда Ә.Баһаутдинов Азнакайда КПСС райкомы беренче секретаре. Бу елларда безнең нефтьчеләр Азнакай районы данын бөтен илгә шаулатты, ел саен бөтен Әзәрбәйҗанга караганда күбрәк нефть чыгарды, "Хрущев җидееллыгында" (1959 - 1965) контроль заданиедән тыш 16,5 миллион тонна нефть тапшырды, ә бу бөтен СССР күләмендә планнан тыш чыгарган нефтьнең 55 процентын тәшкил итте.

    Элегрәк язган идем инде, Актүбәдә музыка мәктәбе оештыргач, Гагарин исемендәге мәдәният йортының шактый тузган пианиносын балаларга бүләк итәргә булдык. Бу мәсьәләне СССР Нефть сәнәгате министрлыгы аша гына хәл итеп булды. Әнә шундый катгый үзәкләштерү һәм социаль чыгымнарны мөмкин кадәр чикләү шартларында Азнакайда мәктәпләр, балалар бакчалары, яслеләр корылды, капиталь төзелеш җәелдерелеп, барак йортлар бетерелде, республикада иң яхшы юллар челтәре төзелде, һәр авылга автобус хәрәкәте оештырылды, ял базалары, пионер лагерьлары, ул заман өчен иң югары дәрәҗәдә медицина учреждениеләре булдырылды.

    Бу уңышлар, әлбәттә, беренче чиратта хезмәт коллективлары җимеше, әмма җитәкчеләрдән боларны оештыру өчен эзлеклелек, кыюлык, тәвәккәллек, җаваплылыкны үз өстеңә ала белү кирәк иде. Партия җитәкчеләреннән исә үзәк оешмалар - "Татнефть" берләшмәсе, Казан һәм Мәскәү белән үзара мөнәсәбәтләрне тирәнтен уйлап оештыру таләп ителде.

    Авыл хуҗалыгындагы уңышлар да горурланырлык иде ул елларда: Азнакай колхозлары тәҗрибәсе турында "Правда", "Сельская жизнь" газеталары язды, район СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә урын алды. 1978 елда районга КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Күчмә Кызыл Байрагы тапшырылды. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф.Ә.Табеев сүзләре: "Карабодай игү буенча Азнакай районы колхоз һәм совхозларының тәҗрибәсе аеруча игътибарга лаек... Бу тәҗрибәне киң җәелдерү эшен партия һәм хуҗалык органнары үз кулларына алырга тиеш". Авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар өчен 1966 һәм 1971 елларда Баһаутдинов Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән; 1976 елда нефть чыгару өлкәсендә тугызынчы бишьеллык заданиеләрен уңышлы үтәгән өчен шундый ук орден белән өченче тапкыр бүләкләнә, ә унынчы бишьеллык йомгаклары буенча илебезнең иң югары бүләге - Ленин орденына лаек була.

    1979 елда Баһаутдиновны Әлмәт коммунистларының җитәкчесе итеп, ә 1983 елда Татарстан АССР Югары Советы рәисе итеп сайлыйлар. Пенсиягә чыккач та ул республика тормышыннан аерылмый, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә эшли, якташлык берләшмәсендә - Казанда яшәүче һәм эшләүче азнакайлыларның ирекле оешмасы эшендә актив катнаша.

    Әнвәр Бәдретдин улы 2002 елда вафат була. Аны җирләгән вакытта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев мәрхүмнең күпьеллык хезмәтен бәяләп болай диде: "Халык күңелендә ул чын-чынлап тирәнтен эз калдырды... Киләчәк буыннар тарафыннан бер төрле дә битәрләү сүзе белән искә алынмас кеше ул".

    Шәһәребездә балалар паркының көньягыннан уза торган урам Баһаутдинов хөрмәтенә исем алды.

    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: