Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урамыбыз аның исемен йөртә

    Безнең якларда беренче нефтьчеләр, кагыйдә буларак, я кичәге фронтовик, я колхозчы, я булмаса яңа гына мәктәп тәмамлаган егет һәм кызлар. Нефть тармагында чын тәҗрибәсе булмаган кешеләр. Әмма тормыш - иң яхшы укытучы, һәм нефтьчеләр тиз арада чын белгечләргә, үз эшләренең осталарына әверелделәр. Шундыйларның берсе Гәрәй Мәүлетбай улы Баһманов иде.1923 елда...

    Безнең якларда беренче нефтьчеләр, кагыйдә буларак, я кичәге фронтовик, я колхозчы, я булмаса яңа гына мәктәп тәмамлаган егет һәм кызлар. Нефть тармагында чын тәҗрибәсе булмаган кешеләр. Әмма тормыш - иң яхшы укытучы, һәм нефтьчеләр тиз арада чын белгечләргә, үз эшләренең осталарына әверелделәр. Шундыйларның берсе Гәрәй Мәүлетбай улы Баһманов иде.1923 елда туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугышчан ордены, медальләре бар. 1950 елда ул "Туймазынефть" трестының бораулау конторасында балта остасы профессиясен үзләштерә башлый. Аннан соң Себердә, 1956 елдан - "Татнефть" системасында эшли.
    Ә 1960 елда Баһманов бригадасы, беренчеләрдән булып бораулау корылмаларын эре блоклар белән монтажлауны үзләштерә башлый (бу хакта "Өч миллиард.Тарих" дигән китапта әйтелә). Заман таләбе шундый иде. Скважиналар шулкадәр күп һәм тиз кирәк ки, хезмәтне һәм җитештерү процессын оештыруның элекке формалары нефть чыгару темпларына җавап бирерлек түгел иде.
    Пионерлык, ягъни үз эшеңдә алдан бару, беренчелекне тоту һәрвакыт кыен. Герой булу да бит ул тиз генә бер батырлык кыласың да, аннан соң тантаналы җыелышларда президиумда утырасың түгел. Өстеңә зур йөк, гомерлек җаваплылык алу ул. Моңа һәркем дә сәләтле түгел. Булгалый, тормыш геройларны да сындыра. Баһманов сынмады һәм сынатмады. Рекорд артыннан рекорд куеп килде аның бригадасы. Ә бер рекордны - елга 138 буровой коруны - дүрт ел буена беркем дә уза алмады. Тиз, ышанычлы һәм … арзан итеп төзергә дә кирәк бит әле. Монтажлаган һәр бораулау корылмасында бригада уртача 2246 сум экономия ясый иде. Бу бит совет сумнары, тотрыклы акчалар. Шулай итеп, бригада ел саен илгә 50 фатирлы йорт төзерлек акчаны янга калдыра.
    Баһманов бригадасында, үзенең алдынгы ике бораулаучысын ияртеп, атаклы Себер нефтьчесе, "Советлар Союзының иң яхшы бораулау мастеры" титулына ия булган Социалистик Хезмәт Герое Г.Левин булып китте. Себерләр бригаданың эшен бик җентекләп өйрәнделәр, әмма соклану сүзеннән башка берни дә әйтә алмадылар: "Ну, егетләр, ну, татарлар, нинди булдыклылар сез!" Ә мастер Левин аныклабрак әйтте: "Эштә мондый сыйфатны, мондый төгәллекне беренче күрүем". Соңрак Нефть сәнәгате министры боерыгы буенча Баһмановны берничә мәртәбә Себергә, тәҗрибәсен уртаклашырга командировкага җибәрәләр. Ул елларда вышка монтажлаучыларның эшен уңай бәяләгәндә "татарский почерк" дип әйтәләр иде.
    Дәүләт күләмендә әһәмиятле беренче бүләген - "Фидакарь хезмәт өчен" медален Баһманов 1959 елда ала. 1966 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә (Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены тапшырыла), 1974 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, ә 1976 елда "СССР нефть сәнәгате отличнигы" билгесенә ия була.
    Ә шәһәрдән бүләкләр - Геройлар аллеясендә бюсты куелды, урамга исеме бирелде һәм иң әһәмиятлесе - халык йөрәгендә яхшы истәлеге саклана.
    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: